Республика җиңүчесе
Тойгелде мәктәбе укучысы «Кояшлы куян-2022» Республика балалар иҗат эшләре конкурсы җиңүчесе!
Тойгелде төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Айзилә Гыйльфанова «Кояшлы куян - 2022» балалар иҗат эшләре бәйгесенең энергияне сак тоту темасына «Татар телендә иҗат ителгән иң яхшы хикәя яки шигырь» номинациясендә 1 нче урынга лаек булды.
Конкурс 13 нче ел рәттән уздырыла, шушы вакыт эчендә Татарстан Республикасының 60тан артык шәһәр һәм районыннан 3890 бала катнашкан. Бу елны 3 номинациядә барлыгы 600 дан артык эш каралган.
Айзиләнең җитәкчесе - Раушания Дәүләтова
Фото - Р. Дәүләтованың шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев