Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Алда имтиханнар көтә

Дәүләт имтиханнары мәктәп тормышында ел саен кабатлана торган вакыйга булса да, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен ул – зур сынау. Имтиханнар еллар дәвамында сыналган форматта үткәрелә.

Камилләштерү максатында кайбер елларда аңа үзгәрешләр кертелергә мөмкин. Быел чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнарга ничек әзерләнә? Аларны нинди үзгәрешләр көтә? Шул хакта мәгариф идарәсе методисты Лилия Галимова белән әңгәмә кордык.

– Лилия Илфаковна, дәүләт йомгаклау аттестациясендә катнашу хокукын алу өчен укучылар нинди процедуралар аша уза?
– Россия Федерациясе кануннары нигезендә чыгарылыш сыйныф укучылары, дәүләт имтиханнарына керү хокукын алу өчен, билгеле бер процедура үтәргә тиеш. 11 сыйныфлар өчен бу йомгаклау сочинениесе булса, 9 класслар өчен рус теленнән йомгаклау әңгәмәсе үтү каралган. Быелгы уку елында 11 сыйныфта белем алучы 56 укучы да йомгаклау сочинениесен уңышлы үтте. 8 февральдә 9 сыйныф укучыларын (225 укучы) рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе көтә. Ул уртача 15-16 минутны тәшкил итә. Контроль-үлчәү материаллары дүрт биремнән тора. Укучылар текстны кычкырып укый, эчтәлеген сөйләп чыга, монологик фикерләү сәләтен күрсәтә, диалогта катнаша. Бу көнне укулар расписание буенча дәвам итә. Һәр укучы билгеләнгән тәртиптә, махсус җиһазланган кабинетта әңгәмә үтә. Алар аудиоязма рәвешендә саклана. Эксперт буларак әңгәмәдә укучыларның үз мөгаллимнәре катнаша. Сөйләм махсус критерийлар буенча бәяләнә. Төгәл нәтиҗәләр биш көннән дә соңга калмыйча игълан ителә. Документлар белән расланган сәбәпләр аркасында йомгаклау әңгәмәсендә катнаша алмаган укучылар өчен өстәмә (резерв) көннәр 15 мартка һәм 15 майга билгеләнгән. Йомгаклау әңгәмәсен үткәрү процедурасының ачыклыгын һәм үтә күренмәлелеген тәэмин итү максатында җәмәгать күзәтүчеләренең катнашуы каралган. Һәр мәктәптә берешәр җәмәгать күзәтүчесе булачак. 
– 1 февральдә бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру өчен гаризалар кабул итү төгәлләнде. Быел 11 сыйныф укучылары кайсы фәннәргә өстенлек бирә?
– Чыгарылыш сыйныф укучылары, елдагыча, рус теле һәм математикадан мәҗбүри имтихан тапшырачак. Математикадан имтиханның база дәрәҗәсен – 23, профиль дәрәҗәсен 33 укучы бирергә тели. Сайлап алу фәннәреннән быел физиканы сайлаучы укучылар – 19. Җәмгыять белеменнән – 16, химиядән – 11, биологиядән – 10, инглиз теленнән – 6, информатика һәм тарихтан – 4шәр, рус әдәбиятыннан – 2, географиядән 1 укучы имтихан тапшырачак. 2023 елда БДИ өч этапта узачак: вакытыннан алда (20 марттан 19 апрельгә кадәр), төп этап (26 майдан 1 июльгә кадәр) һәм өстәмә (6-19 сентябрь). Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары йомгаклау аттестациясен төп этапта уза. Аерым фәннәр буенча имтихан үткәрү вакытына туры килгән чыгарылыш сыйныф укучылары аларны резерв көннәрендә тапшыра ала. 9 сыйныфлар, гадәттәгечә, рус теле һәм математикадан мәҗбүри имтихан тапшыра һәм тагын ике фәнне сайлап ала. Сайлап алынган фәннәр күрсәтелгән гаризалар 1 мартка кадәр тапшырылырга тиеш.
– Лилия Илфаковна, имтиханга әзерләнүне оештыруда нинди алымнар кулланыла?
– Имтиханнарга әзерлек мәгариф идарәсенең еллык планы нигезендә бара. Уку елы башыннан ук һәр мәктәптә консультацияләр оештырылган. Ай саен диагностика максатында мөгаллимнәр үз фәннәре буенча тестлар үткәрә, шулар нигезендә алдагы эш траекториясе билгеләнә. Математикада чишүдә кыенлык тудыручы мәсьәләләр күп. Аларны чишәргә өйрәнү өчен БДИдагы җәенке җавапларны тикшерү буенча регион комиссиясе эксперты катнашында семинарлар оештырабыз, төбәк акцияләрендә катнашабыз. 15 декабрьдә “Барысын да белем генә хәл итә: белгеч белән аңлыйк!” исемле акция үтте. Укучыларны имтиханга әзерләү сыйфаты турында объектив мәгълүмат алу, типик хаталарны анализлау максатында оештырылган масштаблы чарада 9 һәм 11 сыйныф укучылары катнашты. Математика укытучыларының район методик берләшмәсе утырышында узган елгы имтиханда җибәрелгән типик хаталарга анализ ясалды, 2023 елгы контроль-үлчәү материалларының үзенчәлекләре каралды. Февраль аенда тагын бер төбәк акциясе була. Анда имтиханнарны югары балларга тапшырган укучылар катнашында эшләнгән видеороликлар күрсәтеләчәк. 7 февральдә, “Җиңүчеләр кануны: 100 баллга ирешү серләре” исемле акция кысаларында, районыбыз мәктәпләре әзерләгән видеоязма да күрсәтеләчәк.
Рус теле, тарих, җәмгыять белеме укытучылары өчен ай саен практик юнәлешле семинарлар үткәрәбез. Мондый чараларда мөгаллимнәр авыр һәм проблемалы мәсьәләләр буенча белемнәрен чарлый. 
– Ата-аналар катнашында нинди чаралар үткәрелә?
– Әти-әниләр белән аңлашып эшләү – уңышлы имтиханның нигезе. 15 декабрьдә БДИга әзерлек мәсьәләләре буенча ата-аналар җыелышы үткәрдек. 9 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашындагы җыелыш район үзәгендә өч мәктәптә үтте. Гыйнвар аенда имтиханнарга әзерләнүдә шәхси ярдәм кирәк булган 11 сыйныф укучыларына һәм аларның әти-әниләренә белгечләр киңәшләр бирде, алга таба эш юнәлешләре билгеләнде. Апрель аенда “Әти-әниләр өчен имтихан” акциясе үтәчәк. 
– Чыгарылыш сыйныф укучыларына сездән өч киңәш.
– Белемегезнең нигезе ныклы булсын өчен тырышыгыз, укыгыз, эзләгез, сорагыз, кабатлагыз. Вакытыгыз һәм көчегезне рациональ файдаланыгыз. Үз көчегезгә ышаныгыз: сез булдырасыз!
Гөлназ Җәлилова

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев