Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Предмет олимпиадаларының муниципаль этабы старт алды

Укучыларының бөтенроссия олимпиадасы берничә баскычтан тора

Икенче чирек башыннан районыбызда бөтенроссия предмет олимпиадаларының муниципаль этабы старт алды. Әлеге этапта җиңүчеләрне билгеләр өчен, укучыла гадәттә район үзәгенә җыела. Мөслим гимназиясендә шундый олимпиадаларның берсе үтте.
Укучыларының бөтенроссия олимпиадасы берничә баскычтан тора. Мәктәп турында җиңү яулаган укучылар район күләмендә үз көчләрен сынарга килә. Физик тәрбия буенча теоретик һәм практик белем-күнекмәләрен сынарга укучылар Мөслим гимназиясенә җыелды.
Сынауның теория өлешендә укучылар олимпиада, паралимпия уеннарының тарихы, атаклы чемпионнар, физик үсеш үзенчәлекләре, терминнар белән бәйле сорауларга җавап бирә.
Динара Баева Салауз-Мухан мәктәбендә физкультура дәресләрен әле өченче елын гына укыта. Бүгенге сынауга ике укучысын алып килгән. 
Олимпиада мөгаллимнәр өчен эш күрсәткече булса, укучылар өчен ул елга бер була торган зур сынау да. Биредә алар дуслары белән очраша, үзара осталыкта көч сынаша.
Олимпиаданың муниципаль этабында җиңгән укучылар районыбыз данын республика күләмендә яклаячак. Мондый укучылар, һичшиксез, үзләренең генә түгел, гаилә әгъзаларының физик сәламәтлеген гомере буенча кайгыртачак.

Гөлназ Җәлилова фотолары 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев