Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Көзге ялларда мәктәп яны лагерьлары эшләде

Каникул – балачакның иң көтеп алган һәм истә кала торган чоры. Көзге каникуллар вакытында район үзәгендәге өч мәктәп базасында көндезге мәктәп яны лагерьлары эшләде. 125 бала җиде көн дәвамында вакытларын күңелле һәм файдалы итеп уздырды.


Лагерьларда төрле чаралар оештырылды. Хәрәкәтле, интеллектуаль уеннар, спорт ярышлары, төрле экскурсияләр берсен-берсе алыштырып, балаларга боегып утырырга вакыт бирмәде. Балалар көнгә ике тапкыр сыйфатлы кайнар ризык белән тукланды. Рационда натураль соклар, яшелчә, җиләк-җимеш, ит ризыклары Роспотребнадзор таләпләренә туры килде.

– Лагерьга балалар бик теләп йөри. Чараларны балалар кызыксынырлык итеп оештырырга тырышабыз. Үзебезнең мәктәптә бассейн булмагач, укучылар “Нептун” йөзү бассейнына бик теләп барды. Күбрәк хәрәкәтле уеннарга, спорт ярышларына өстенлек бирәбез.
Музейга, китапханәгә экскурсияләр оештырдык, кинотеатрга кинога бардык, кояшлы көннәрдә саф һавада йөрергә тырыштык, – ди Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укытучысы Лена Вахитова.
Каникул булудан файдаланып, укучылар арасында ГТО нормативларын тапшыру да оештырылган. Өч мәктәп тә аерым көннәрдә, “Яшьлек” спорт комплексына барып, нормативлар тапшырган. Башлангыч класс укучылары үтәргә тиешле урыннан сикерү, идәннән күтәрелү, йөгерү кебек күнегүләр ясаганнар.

– ГТО нормативларын тапшыру 2014 елдан башланды. Нормативларны 6 яшьтән 70 яшькә кадәр һәркем тапшыра ала. Башлангыч, урта һәм югары класс укучылары өчен аерым күнегүләр каралган. Көзге каникуллар вакытында бу чараны башлангыч сыйныф укучылары белән оештырдык. Укучылар нормативларны үти, – ди мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары, ГТО нормативларын тапшыру буенча җаваплы Расыйл Фәттахов.
Укучылар яллардан бик канәгать. “Мин лагерьга беренче тапкыр бардым. Монда бик тәмле ашаталар, төрле уеннар уйнаталар, экскурсияләргә алып баралар. Лагерь ел буе эшләсә дә йөрер идем. Алдагы елда да киләчәкмен”, – ди лицей укучысы Адилә Шәймиева.

Наилә Сәлахова

Фото - Мөслим лицее архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев