Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Юл иминлеген пропагандалау

Олы Чакмак мәктәбендә юл иминлеген пропагандалауга зур игътибар бирелә.

    Олы Чакмак мәктәбендә  юл иминлеген  пропагандалауга зур игътибар бирелә. Укучылар белән шул максаттан  даими чаралар үткәрелеп тора.

19 октябрь көнне  мәктәпнең "Яшь юл хәрәкәте инспекторлары"  белән зур чара утте. 1-5 класс укучылары «Тигрлар» һәм «Бөркетләр» командаларына бүленеп юл иминлеге буенча белемнәрен сынадылар, төрле кызыклы уеннарда катнаштылар. Мәктәпнең шофер-укытучылары биргән видео сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук пазллар жыю, «Сакла» порталыннан информацион дәресләр карау, карточкалар буенча сүзләр җыю, кызыклы велоэстафетада катнаштылар. Ярышлар балаларда зур кызыксыну уятты, җиңүгә омтылыш тудырды. Ахырдан  1 класс укучылары тантаналы рәвештә «Җәяүлеләр» статусына кертелделәр.

Фотолар - Олы Чакмак төп гомуми белем бирү архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X