«Искиткеч әйдаман» бәйгесе
Традиция буенча ел саен мәктәптән тыш эшләр үзәгендә «Искиткеч әйдәман» бәйгесе уздырыла.
- Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә Республикакүләм отряд вожатыйларының "Искиткеч әйдаман" бәйгесенең муниципаль этабы узды. Әлеге конкурста район мәктәпләреннән 14 әйдәман катнашты. Алар үз эшчәнлекләре буенча сорауларга җавап бирделәр, мастер- класслар уздырдылар, талантларын күрсәттеләр. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренчелекне Мөслим лицее укучысы Зилә Әгълиева яулады, икенче урында Мөслим гимназиясе укучысы Диләрә Минһаҗева һәм өченче урынга Г.Тукай ис. Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Сөмбел Ибраһимова лаек булды. Барлык әйдәманнар мәгариф идарәсе һәм мәктәптән тыш эшләр үзәгенед мактау кәгазъләре һәм гимназия бассейнына сертификат белән бүләкләнделәр. Аларга укуларында зур уңышлар һәм тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешүләрен теләп калабыз, - дип хәбәр итәләр оештыручылар
Фото - мәктәптән тыш эшләр үзәге архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев