Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Җир нуры – кояш, кеше нуры – белем

Мөслим лицее укучылары республика фән бәйгеләрендә өч җиңү яулады һәм 22 призлы урын алды.

9 сыйныф укучысы Алинә Шакирова фән бәйгеләренең муниципаль этабында алты җиңү һәм тугыз призлы урын яулады! Республика этабында ул ике җиңү һәм биш призлы урын алуга иреште: Татарстан тарихы, рус әдәбияты фәннәреннән – җиңүче, физика, геология, татар теле, татар әдәбияты, рус теле буенча призёр булды. Уңышлары өчен Алинә “Ел укучысы” муниципаль бәйгесе җиңүчесе булды.

9 сыйныф укучысы Мәдинә Морзаханова республика олимпиадаларында дүрт призлы урын алды. Татар мәктәбендә укучылар арасында һәм рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә укучылар арасында татар теленнән, татар әдәбиятыннан, рус әдәбиятыннан призёр булды. Уку алдынгысы, көчле спортчы, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы буларак, Мәдинә узган уку елында “Мөслим кызы” титулына ия булды.

Укучыларыбыз ел саен татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадаларында тотрыклы нәтиҗәләр күрсәтә. 2022-2023 уку елында 6 сыйныф укучысы Рания Мөхәммәтова – җиңүче, Элина Моратова, Зәмирә Морзаханова, Мәдинә Морзаханова, Алинә Шакирова, Зилә Әгълиева, Фатыйма Низамова, Алинә Галиева, Резеда Миннебаева, Светлана Мкртчян, Дмитрий Байбатыров призёр булдылар. 10 сыйныф укучысы Резеда Миннебаева татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиадада призлы урын яулады.

Алсу Латыйпова,
Мөслим лицееның методик эшләр буенча директор урынбасары.

Фото – Мөслим лицее архивыннан.

Тулырак "Авыл утлары" газетасында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев