Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә 1 сыйныф укучыларын «Россия бөркетләре» сафына кабул итү тантанасы узды.
Тантана «Россия бөркетләре» гимны һәм флешмобы белән тәмәмланды
"Тантана Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннарын башкару белән башланды. Алга таба беренчеләр «бөркет»ләрнең кануннары белән таныштылар, Ватанны яратырга, тырышып укырга, игелекле эшләр кылырга, үз сүзеңне тотарга, дуслыкның кадерен белергә вәгъдә бирделәр.
"Россия бөркетләре”н мәктәп директоры Гөлшат Галиева котлады. Шулай ук әлеге проект кысаларында тырыш хезмәте өчен 4а сыйныфы җитәкчесе Фәриха Солтановага Рәхмәт хаты тапшырылды.
Тантана "Россия бөркетләре" гимны һәм флешмобы белән тәмәмланды", - дип хәбәр итәләр Мөслим урта мәктәбеннән.
Фотолар - Мөслим урта мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев