Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ел укучысы Алина

Алина Шакирова – Мөслим лицееның 10 сыйныфы укучысы. Узган уку елында Татарстан тарихы һәм рус әдәбияты буенча республикакүләм фән бәйгеләрендә ул беренче урынны алды.

– 7 сыйныфта укыганда Татарстан тарихы дигән фән керә башлады. “Әлеге фәнне кемнәр өйрәнергә тели, шулар гына укый”, – диделәр. Сыйныфтан мин генә теләк белдердем. Олимпиадага кадәр 5-9 класс китапларының берсен дә калдырмыйча укып чыктым. “Республика турына үткәнсең”, – дип, укытучым Светлана Арефьева 10 сыйныф дәреслеген бирде. Кышкы каникулларда аны укып чыктым, сорауларыма укытучым белән бергә җавап эзләдек. Россия тарихы буенча олимпиадаларда да үземне сынап карарга яратам, – дип искә ала Алина.

Алина бөтен вакытын укуга багышлый дисәк тә, хата булмас. 9 сыйныфта укыганда ул Казанда махсус уку-тренировкаларда да булган. Анда республиканың төрле шәһәр-районнарыннан килгән укучылар олимпиада материалларын өйрәнеп, атна дәвамында белемнәрен ныгытканнар.

– Фән бәйгеләрендә җиңү – зур мәртәбә! Бөтен игътибарымны укуга юнәлтәм. Әнием, укуыма зыян килмәсен дип, өйдә эш тә кушмый. Нәрсәгәдер ирешәм дисәң, вакытны дөрес итеп планлаштыра белергә кирәк. Үрләр яулар өчен хәтернең дә яхшы булуы мөһим. Хәтерем кечкенәдән әйбәт. Миндә фотохәтер: укыган, күргән әйбер күз алдында фотосурәт кебек саклана. Күп мәгълүматны истә калдырыр өчен тарихи вакыйгаларны күз алдына китерергә яратам. Шулай иткәндә гасырлар авазын ишеткәндәй буласың, – ди Алина.

Тулырак "Авыл утлары" газетасыннан укыгыз.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев