«Ел тәрбиячесе - 2025» бәйгесенең муниципаль этабы узды
Конкурста Мөслим районының төрле мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән 13 тәрбияче катнашты.
16-17 декабрьдә Мөслимдә "Ел тәрбиячесе - 2025" республика һөнәр бәйгесенең муниципаль этабы узды.Конкурста Мөслим районының төрле мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән 13 тәрбияче катнашты.Бәйгенең абсолют җиңүчесе - Мөслим "Кояшкай" балалар бакчасыннан Регина Гыйздәтова."Туган телдә белем һәм тәрбия бирүче тәрбияче" номинациясендә Мөслим "Карлыгач" балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлназ Бәдертдинова җиңү яулады.2нче урынга Мөслим "Күбәләк" балалар бакчасы тәрбиячесе Екатерина Ускова лаек булды.3нче урында - Мөслим "Ләйсән" балалар бакчасыннан Алия Зиннурова.Лауреатлар:
Лиана Идиятуллина - Мөслим "Миләшкәй" балалар бакчасы тәрбиячесе;
Гүзәлия Шәйхайдарова - Иске Карамалы "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячесе.
Фото - "Кояшкай" балалар бакчасыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев