Бөтенроссия форумында катнаштылар
Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең бер төркем укытучылары һәм укучылары бөтенроссия форумында катнашты.
Түбән Кама муниципаль районы М.Җәлил исемендәге 1 нче гимназиядә "Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын» исемле бөтенроссия форумы үтте. Форум эшендә Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбеннән бер төркем укытучылар һәм укучылар катнашты.
6 нчы б сыйныфы укучысы Рөстәм Закиров (укытучысы - Илиза Закирова) 3 нче дәрәҗә диплом, 10 нчы а сыйныфы укучысы Рәзилә Нуретдинова (укытучысы - Йолдыз Әсәдуллина) лауреат дипломы, 1 сыйныф укучысы Тимур Ахметянов (укытучысы - Лена Вахитова), 3 сыйныф укучылары Булат Петров, Зәкия Низамова (укытучылары - Илиза Закирова, Дилә Каюмова) лауреат дипломы белән бүләкләнделәр.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Гайнетдинова "Мөслим төбәге язучыларына багышланган интерактив уен" темасына мастер-класс күрсәтте һәм диплом белән бүләкләнде.
Фото - Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев