«Без бергә» хәйрия марафоны бара
Мөслим лицеенда хәрби-патриотик темага багышланган мәктәпкүләм бәйге узды. Бәйгенең төп максаты – үсеп килүче буында хәрби-патриотик хисләр тәрбияләү, аларда туган илне сакларга әзер булу, илебезнең лаеклы гражданнары булуы өчен тырышу кебек сыйфатларны булдыру.
Бәйгедә дүртәр кешедән төзелгән 8 команда ярышты. Командалар арасында кызлардан гына торганы да бар иде. Тантаналы өлеш спорт залында үтте. Биредә укучыларны район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина, Әфган сугышы ветераны Рамил Ризванов сәламләде. Мәгариф ветераны Альберт Иванов та укучыларга уңышлар теләде.
Командалар җиде станциядә көч сынаштылар. Биредә аларга төрле сынаулар тәкъдим ителде: билгеле вакытка автомат сүтеп-җыю, противогазны дөрес итеп-киеп салу, беренче ярдәм күрсәтү, Мөслим җирлеге язучылары хакындагы сорауларга җавап бирү һ.б.
Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнә. Аларга кубоклар һәм медальләр әзерләнгән.
Фәридә Гайнетдинова репортажы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев