Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

БДИ тапшырабыз

Бердәм дәүләт имтиханнары тапшыру өчен гариза бирү вакыты җитә.

Мәгариф идарәсе 2023 елгы БДИда катнашу өчен гаризаны 1 февральгә кадәр тапшырырга мөмкин, дип искәртә.
- 2023 елда БДИ өч этапта узачак: вакытыннан алда (20 марттан 19 апрельгә кадәр), төп этап (26 майдан 1 июльгә кадәр) һәм өстәмә (6-19 сентябрь).
Урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгак аттестациясен үткәрү тәртибе нигезендә, узган елларда чыгарылыш сыйныф укучылары БДИны вакытыннан алда һәм (яки) БДИның төп чорында резерв срокларында тапшырдылар.  Агымдагы елда чыгарылыш сыйныф укучылары – төп чорның төп срокларында яки теләкләре буенча вакытыннан алда тапшыра алачак. Аерым уку предметлары буенча имтихан үткәрү вакытына туры килгән чыгарылыш сыйныф укучылары да аларны резерв көннәрдә тапшыра ала.
Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары уку урыны буенча БДИ тапшыруга гариза бирергә хокуклы, - дип хәбәр итә мәгариф идарәсе. 

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев