Бала рәсеме нәрсә сөйли?
Рәсем ясарга яратмаган бала юктыр. Ә рәсемнәрнең баланың эчке халәтен күрсәтүен күпләр белмидер. Баланың рәсемнәре нәрсә турында сөйли?
– Гөлнара Рәсимовна, бала рәсемнәре нәрсә сөйли?
– Үзләренә ышанмаган балалар рәсемне кәгазь битенең бер почмагына гына ясый. Детальләрне әледән- әле бозгыч белән бетерәләр. Икеләнеп кенә ясалган рәсемнәр баланың үзенә бәясе түбән булуын күрсәтә.
– Балаларның күбесе рәсемнәрендә гаиләсен сурәтли – әтисе, әнисе, бала үзе. Аларның ничек сурәтләнүе мөһимме?
– Күпләр әтиләрен зур, көчле итеп күрсәтә. Кайберәүләрдә әти сурәте альбом битенең иң зур өлешен алып тора. Юкка түгел, әтинең гаиләдә тоткан урынына бер ишарә ул. Рәсемдә әни кеше читтәрәк торса, әтидән бик күпкә кечерәк тә булса, димәк, әнинең гаиләдәге роле дә бик кечкенә. Гаиләдә әни сүзе мөһим түгел димәк. Әтисе әнисен кыерсытса да, бала әнисенең сурәтен бик кечкенә итеп ясый.
– Кайвакыт сабый апа-абыйсын яки эне- сеңелләрен ясамый. Әти- әнисе белән үзе генә сурәтләнгән рәсем турында нәрсә әйтерсез?
– Гаиләне сурәтләгәндә кемнедер төшереп калдырса, бала тормышында әлеге туганы бернинди дә роль уйнамый, дип аңларга кирәк. Эне-сеңелләреннән көнләшсә дә, ул аларны “онытып” калдырырга мөмкин. Сурәт төшергәндә булса да. Димәк, бала әти-әнисен туганнары белән бүлешергә теләми.
– Гөлнара Рәсимовна, рәсемдә сурәтләнгән кешенең аяк-куллары, башы, башка әгъзаларының формасы әһәмиятлеме?
– Әлбәттә. Башның интеллект символы булуы сер түгел. Зур баш акыл үсешен күрсәтә. Яклауга мохтаҗ бала, һичшиксез, рәсемдәге “үзенә” баш киеме кидерә. Колаклар ишетә һәм тыңлый белүне аңлата. Тәнкыйтьне кабул итмәүче балалар ясаган кешеләр, гадәттә, колаксыз була. Авыз үз фикерен әйтә белә торган, үзен яклый ала торган балалар рәсеменә хас. Тешләре күренеп торган авызлы кешене агрессив балалар ясый.
– Куллары аякларына кадәр җиткән кеше рәсемнәре нәрсәне аңлата?
– Куллар дөрес үлчәмдә ясалса, бала җитез һәм физик яктан нык дип уйларга кирәк. Чамадан тыш озын куллар ясаган баланы өйдә кыерсыталар, дигән сүз. Куллар башкалар белән элемтә урнаштыра алу сәләтен ача. Үз-үзенә ышанмаган балалар рәсемендә куллар кесәгә тыгылган яки артка яшерелгән була. Зур күзләр куркуны, шомны чагылдыра. Аяклар тормыштагы терәк турында сөйли. Бала бәйсез булырга теләсә, озын аяклар ясый.
– Гөлнара Рәсимовна, кайбер балалар матур өйләр, патша сарайлары ясарга ярата. Төзелеш биналары бала рәсемнәрендә нинди роль уйный?
– Бала рәсемендә ябык ишекләр, ябык сарайлар күп булса, гаиләдә бу баланы күп нәрсәдән тыеп килүләренә ишарәли. Ишек-тәрәзәсез өйләр баланың якыннары белән уртак тел таба, аралаша алмавын, кыюсызлыгын күрсәтә. Өйнең тәрәзәләре күбрәк булса – өйдә тыныч атмосфера хакимлек итә, дигән сүз.
– Кызлар гына түгел, кайбер малайлар да чәчәкләр ясый...
– Кызларның чәчәк ясавы, матурлыкка тартылуы аңлашыла. Наз, ярату җитмәгәндә ир балалар да чәчәк ясый. Әти-әнигә бу очракта балаларына җылылык, ярату һәм игътибарны күбрәк бирергә кирәк.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев