Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт шәһәренә экскурсиягә барганнар

Укучылар Әлмәт электр челтәрләренең диспетчер хезмәте һәм электротехник лаборатория белән танышканнар.

Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең энергосыйныфында белем алучы укучылар Әлмәт шәһәрендә экскурсиядә булганнар.

9в сыйныфы укучылары Әлмәт электр челтәрләренең диспетчер хезмәте һәм электротехник лаборатория белән танышканнар.

"Экскурсия интерактив форматта узды. Укучылар заманча җиһазлар һәм технологияләр белән танышып, тәҗрибәле белгечләре күзәтүе астында кечкенә экспериментлар үткәреп карадылар. Шул рәвешле алар дәресләрдә алган теоретик белемнәрнең гамәлдә кулланылышын үз күзләре белән күрә алдылар. Шулай ук төрле электр җиһазларының эшләү принциплары, электр энергетикасы өлкәсендәге үсеш тенденцияләре турында күзаллау булдыру өчен экскурсия бик файдалы булды, укучыларга һөнәри эшчәнлек атмосферасы тоярга ярдәм итте, алга таба фәнне һәм техниканы өйрәнергә рухландырды", - дип хәбәр итәләр Мөслим урта мәктәбеннән.

Фотолар - Мөслим урта мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев