Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Таныш булыгыз!

Елмаю бүләк итүче табиб

Теш табибы янына бару күпләрдә курку хисе уята. Тик район поликлиникасы стоматологы Салават Әхмәтханов янында пациентлар үзләрен яхшы хис итәбез, диләр

– Стоматолог кеше психологиясен белергә тиеш. Бу һөнәрне сайлаучылар тешне саклап калу өчен бөтен тырышлыгын куярга тиеш. Укуны тәмамлап Мөслимгә кайтканнан бирле шушы юнәлештә хезмәт куям. Теш табибы өчен иң мөһиме – кулларның һәм башның бергә, бербөтен булып эшләве. Башкарган эшемнең нәтиҗәсен күрү рәхәт! – ди Салават Әхмәтханов.

Салават абый – Иске Вәрәш авылы егете. Мәктәптә укыганда ук медицина белән кызыксына. Химия, биология фәннәрен җиңел үзләштергән егет 1984 елда Казан дәүләт медицина университетына юл тота һәм барлык ихтиханнарны да “5”ле билгесенә тапшыра.

Бер елдан, укуын кичектереп, хәрби хезмәткә китә. 1992 елда укуын тәмамлап Мөслимгә кайта. Хезмәт баскычы Иске Карамалы хастаханәсендә башлана. Ике елдан соң сайлаган һөнәренә тугры белгечне район поликлиникасына эшкә чакыралар.

Күпләр Салават Әхмәтхановны ЛОР-табиб буларак та белә. Бу өлкәдә дә яхшы белгеч райондашыбыз.

– Елмаю бүләк итүче табиб, дибез без аны. Эшне яратып башкарганда уңышка ирешергә дә, халык ихтирамын яуларга да була. Дәрәҗәле табиб кул астында эшләвем белән горурланам, – ди бүлекнең шәфкать туташы Гүзәл Зарипова.

Салават Әхмәтханов намуслы хезмәте өчен өч мәртәбә ТР Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

Лилия Шәймиева фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев