Укучыларыбыз иҗаты тег белән яңалыклар
-
Гафу ит мине, кызым!
Галия өйдән чыгып киткәч, үзе белән бергә эшләүче, үзеннән күпкә яшь Азат исемле бәндә белән яши башлый.
-
Укучыларыбыз иҗаты. Истә, һаман да истә
Көзге урман. Алтынсу-сары яфраклардан төсле келәм түшәлгән. Аның өстенә басарга да куркып, әкрен генә алга атлыйбыз. Агачлардан соңгы яфраклар коела. Колакка төрле тавышлар ишетелә: кошлар чыркылдавы, агачлар шыгырдавы һәм шуларның барысына да кушылып, урман шаулавы. Күңелнең түренә үтеп керерлек итеп салмак кына урман шаулый. Күчмә кошлар инде китеп беткән, урман әкрен генә кышка әзерләнә.
-
Укучыларыбыз иҗаты. Эзләмә! Табаалмассың?!...
Килен булып төшүгә, каенанасы кат-кат кисәткән иде Мофавазаны, югыйсә. – Иреңнән аракы яшереп маташма. Әллә кайларга яшерсәң дә, барыбер эзләп таба ул эчкән кеше. Мин шешәсен дә кулыма тотмадым аракы дигән шайтанның. Атагыз үзе алып кайтты, үзе хәл итте, табасын үзе тапты шуның белән. Ничек өйрәтсәң, шулай китәр, яшереп маташма. Торсын шунда күз алдында. Шулай итсәң, лүтше эчми ул ир-ат, – дигән иде. Тыңламады шул кайнанасы сүзен килен кеше. Чөнки үз әнкәсе гомере буе иреннән аракы яшерерде. Яшь хатын да әнисе гадәтен куды, шулай дөресрәк булыр, дип уйлады, ахры.