Баланы мәктәпкә әзерләү күпмегә төшә?
Август җитсә, әти-әниләр базар, кибет юлын таптый башлый: баланы мәктәпкә әзерләргә кирәк! Мәктәп формасы, физкультурага спорт костюмы, беренче- икенче аяк киеме, рюкзагы-башкасы – ала башлагач, хәтәр генә сумма җыела. Баланы мәктәпкә әзерләүнең күпмегә төшүе турында райондашларыбыз сөйли.