Татарстанның “Бердәм Россия”се тәкъдиме белән бакчачыларга ярдәм программасын миллиардка арттырачаклар һәм 2 елга озайтачаклар
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бакчачылык ширкәтләре инфраструктурасына капиталь ремонт республика программасын 2020-2021 елларга озайту буенча “Бердәм Россия” тәкъдимен хуплады.
Республика дача бистәләрендә юллар, электр челтәре һәм суүткәргечләр ремонты өчен ел саен 500 млн сум бүлеп бирүне дәвам итәчәк.