Дару – аяк астында
Җәйге чорда дару үләннәре җыеп кулланучылар күп.
Безнең якларда күпләп үсүче сары мәтрүшкәне борынгылар “99 чирдән дәва” дип йөрткәннәр. Зарарлы микробларны юк итүче әлеге үләнне чәйгә кушып эчсәң дә, бик шифалы. Хәер, һәр үсенте файдалы үзлекләргә ия.
– Көтүче сумкасының орлыгы көтүчеләр асып йөри торган сумкага охшаган. Исеме дә шуннан килеп чыккан. Көтүче сумкасы кан агуны туктата, яраларны төзәтә. Сукыр кычыткан тынычландыргыч чара буларак кулланыла, йөрәк эшчәнлеген яхшырта. Зәңгәр мәтрүшкә ютәлне баса. Сулыш юллары ялкынсынганда, баш авыртканда да мәтрүшкә төнәтеп эчәләр, – ди Түбән Табын авылында яшәүче Нурия Вәлиева. Нурия апа файдалы үләннәрнең тәэсирен өйрәнә.
Яңа Усыдан Надежда Юмагулова дару үләннәре белән моннан 25 ел элек кызыксына башлаган.
– Быел күп итеп бөтнек җыйдым, чәйне аннан башка эчкәнебез юк. Юкә чәчәген дә яратып кулланабыз. Мунчадан соң юкә чәеннән дә тәмлесе юк! Мәтрүшкәне дә ел саен әзерлибез, ютәл булганда файдасын күрәбез. Мәтрүшкә, дәвалаудан тыш, тынычландыра да, йокысызлыктан да коткара. Бу көннәрдә үкчәм бик авырта әле, әрекмән яфрагын бәйләми булмас, – ди Надежда ханым. Юмагуловлар үләннәрне ингаляция өчен дә куллана. Киләчәктә составында табигый үләннәр булган косметик чаралар да ясап карыйсылары килә.
– Дару үләннәре турында иске китаплар укырга яратам. Интернет челтәрендәге мәгълүматны да кызыксынып күзәтәм. Үләннәр турында кайвакыт төрле мәгълүмат бирәләр. Гадәттә, өлкән буыннан калган белем ышанычлы була. Үләннәр җыярга әтием ярдәм итә, танырга да ул өйрәтте. Әти мелиссалы чәй ярата. Быел да күпләп мелисса әзерләргә уйлыйм, – ди Надежда.
Юмагуловлар ромашка, меңьяфрак, мәтрүшкә, сукыр кычыткан, әрем җыйган. Мәтрүшкәне алар ит ризыкларына да кушалар. “Балык ризыкларына мәтрүшкә аерым бер тәм бирә”, диләр.
– Дару үләннәре әзерләүгә җаваплы карыйбыз. Әбиләребез дару үләннәрен бик белеп җыя иде. Бүген дә хәтердә: ашказаны авыртканда кычыткан, бака яфрагы, сары мәтрүшкә, ромашка чәчәген бергә кушып пешерә идек тә, көн дәвамында әз-әзләп эчә торган идек. Бөтнек чәен яратам. Ул буыннардагы авыртуны баса һәм тынычланырга ярдәм итә, – ди Эдуард Юмагулов.
Дару үләннәрен җыючылар җиләкләрнең яфракларын да файдалана. Сусауны басучы, ашкайнатуны яхшыртучы җиләкне һәм яфракларын салкын тигәндә эчәләр.
– Салкын тигәндә хәл кертүче, яхшы кәеф бирүче каен, җир җиләге аллергия дә бирергә мөмкин. Бака яфрагын да кулланабыз. Бу үсемлек бөтен җирдә дә очрый. Аны җәй буе җыярга мөмкин. Составында С, К витаминнары, каротин, лимон кислотасы бар. Канны куерту үзлегенә ия, ютәлдән файдасы бар. Яңа җыйган яфракларны яра өстенә ябалар, – ди Надежда Юмагулова.
Үләннәрне белеп, дөрес итеп файдалансаң гына дәвасы булачак. Табиблар белми куллансаң, үләннәр организмга зыян гына китерә, дигән фикердә. Үлән җыйганда шунысын да истән чыгармагыз.
Фото - Н. Юмагулованың шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев