Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Кояшлы көннәр барыбер булачак!

Адәм баласы хаталардан хали түгел. Әмма хаталардан сабак алып, ялгышларны вакытында төзәтү кирәк.

Данир пар канатлы, ма­тур һәм бай гаиләдә үссә дә, тормыш кыйммәтләрен аек акыл белән яшәүдә күрмәде. Акчалы егет бул­гач, дуслары күп булды. Кафе һәм рестораннарда “чәйлек”кә дип калдырыл­ган акчаларының барысын бергә тупласаң, тагын бер ресторан ачып булыр иде, мөгаен.

Әтисенең хәләл көч белән туплаган акчасын җилгә очырудан кыенсынмады. Себергә йөреп, нефтьче бу­лып эшләүче әтисе дә, иха­тада күпләп мал-туар то­тып, итен-сөтен сатып, гаилә бюджетын тулыландыручы әнисе дә бердәнбер улла­ры алдында көчсез иделәр. Аның кәеф-сафа корып йөрүен белсәләр дә, вакы­тында тыймадылар. “Гомер бер генә бирелә, рәхәтләнеп яшәп калсын!” – дип, әтисе улын гел яклап килде. Әнисе Галиянең балачагы һәм яшь­леге тырыш хезмәттә үткәч, ул да “кеше бәхет өчен туа” дип фикер йөртте. Җиде бала арасында иң өлкәне булган­гамы, Галия эне-сеңелләрен карап тәмам гаҗиз булган иде. Шуңадыр, тормыш­ка чыккач, бер бала белән чикләнүне кирәк тапты.

Әти-әнисе лаеклы ялга чыккач, Данирның акча янчыгы шактый саек­ты. Ә бәйрәм итеп яшәргә өйрәнгән Данирның тиеннәр чутлап утырасы килмәде. Берничә иптәше белән ма­шиналар “басып”, йортлар талап йөри башлады. Ләкин кыңгыр эш кайчан булса да барыбер беленә. Чиратта­гы йортны басарга кергәч көтмәгәндә хуҗа кайтып керә. “Шаһитлар калдыр­мыйбыз” дип, Данир 52 яшь­лек ир-атны кыйнап таш­лый.

– Мин аны үтерерлек итеп кыйнамадым. Исән ул! Үз гамәлләремнең дөрес бул­мавын таныйм. Башка мон­дый хәлләр кабатланмас, – дип, салкын гына җавап тоткан егетнең сүзләрендә хөкемдар гына түгел, әти- әнисе яллаган адвокат та их­ласлык тоймады.

Сәламәтлек өчен кур­кыныч көч кулланып, кеше милкен урлау максатында һөҗүм итү (РФ Җинаятьләр кодексының 162 маддә икен­че бүлеге) сигез елга кадәр иректән мәхрүм итү белән янаса да, ул вакытта адво­кат егетнең каты режим­лы төрмәдә 4 ел да 1 айга иреге чикләнүенә ирешә алды. Ул кыйнаган ир заты гомерлеккә саңгырау булып калды...

Хаталарыннан сабак ал­мады Данир. Төрмәдән 4 ай да ике көнгә иртәрәк азат иттеләр аны. Туган авылы­на тагын да кырысланып, усалланып кайткан егетне әти-әнисе башта танымый торды. Күз төпләре күгәреп, иякләре суырылып калган, аяк-кулларына әллә нинди татуировкалар төшерелгән егет аларның бердәнберләре Данир түгел иде...

– Балачакта, кечкенә генә машина алып кайт­сам да, кочагыма сыена- сыена рәхмәт укый иде улым. Дуслар, туганнар “иркәләп бозасыз” дисәләр дә, тыңламадык. Безнең мул яшәүдән көнләшәләр дип уй­ладык. Алар хаклы булган! Балабызның ялгыш юлга ке­реп китүен дә, начар гамәләр кылып йөрүен дә сизмәдек. Сизсәк тә, кабул итмәдек. Ата-ана өчен бала һәрвакыт сабый булып кала. Бүген дә без аның өчен “ут йота­быз”. Оныклар сөяр урында 29 яшьлек улыбызны көйләп йөрибез. Әти белән әни дә ялгыша икән...

Рафаэль абый бу сүзләрне әйткәндә, күпне күргән хөкемдарның да күзләренә яшь килде. Данирны ка­баттан хөкем иттеләр. Рай­он җәмәгать судына икенче мәртәбә аяк басуын көтеп торган кебек, сәркатип кыз кинаяле генә елмаеп куйды. Хатасыннан сабак алмаган бит, ә! Теге саңгырау калган ир-ат сәркатипнең ерак ту­ганы иде. Данирны күргәч, туганының интегеп яшәвен уйлап, тыелып тора алма­ды: “Озаккарак хөкем ите­гез үзен!” – дип кычкыр­ды кыз. Болай эшләргә яра­мавын аңласа да, үзен кул­да тота алмады. Хокук боз­ган егетне ул көнне спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырган өчен хөкем иттеләр.

– Кеше кыйнамаган бит! Монысында утыртмаслар бит?

Чал чәчле әнисенең җыерчыклы битеннән буй-буй агып төшкән күз яшьләре, суд залындагы авыр тынлыкны бозып, тып- тып идәнгә тама иде.

Спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен Да­нирга суд тарафыннан 30 мең сум күләмендә штраф билгеләнде һәм бер ел да алты айга транспорт чара­сы белән идарә итү хокукын­нан мәхрүм ителү турында карар чыгарылды.

– Әни, ник кеше алдын­да үзеңне мыскыл итеп, елап утырасың?! Кирәкми иде монда килергә! Мин күптән хәл иттем – мин яңача яши башлыйм! Эчүемне дә таш­лыйм, тартуны да! Эшкә ур­нашам, эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштергән идем бит. Эш булыр әле!

Әллә әти-әнисен тыныч­ландырыр өчен әйтте, әллә, хактан да, үз алдына шундый максат куйды: Данир, чынлап та, яңача яши башлады. Үзен тормыш төпкеленә сөйрәгән дусларыннан арынды, кич урамга чыгып йөрмәде, те­лефон номерын алыштыр­ды. Өйдә әти-әнисенә ярдәм дә итә башлагач, тормыш­ларына нур кунгандай то­елды. Данирның элек нин­ди юлда йөргәнен, утырып кайтканын белгәч, район үзәгендә аны эшкә алырга теләк белдерүче булмады. Авыл халкы арасында абруе зур булган әтисе ялына тор­гач, Данирны сынау срогы белән такта эшкәртү комби­натына эшкә алдылар. Сынау срогын узып, үзен яхшы як­тан күрсәтә алган Данир да әкренләп хезмәттәшләренең ихтирамын яулады. Яшьлек елларын искә төшермәскә тырышты Данир. Яшьле­ген күз алдына китергәндә Данирның бөтен тәнен кал­тырау биләп ала иде. “Мин булмаганмындыр ул! Минем белән кем идарә итте икән? Аракы дигән шайтандыр!” – дип, үз-үзе белән сөйләшеп йөргән чаклары аз булмады аның. Тиздән кулына маши­на йөртү таныклыгын ала­чак. Аннары, сөеклесе Алсу­ны утыртып, авыл урамын­нан әйләнерләр, шәһәрне дә күреп кайтырлар. Тагын ике ай гына көтәсе калды. Үзен шулай тынычландырып, үсендереп йөрде Данир. Ә Алсу белән алар эштә таныш­ты. Эштәге остазы Фәрхад абый кызы ул! Шәфкать ту­ташы һөнәрен үзләштерүче кыз, шәһәрдән авылга ялга кайтканда, әтисе янына йо­мыш белән кергән иде. Бер- берсен бер күрүдә ошатты­лар, телефон номерларын да алыштылар. Ике ара­да мәхәббәт уты кабынды. Алар очрашып йөрүләрен берәүгә дә әйтмәделәр. “Мин сине берәүгә дә күрсәтмим. Күз тия алайса!” – дип әйтә иде Алсу. Күз тиде шул! Күрсәтмәсә дә тиде...

Үткәне турында күп тап­кырлар сөйләргә талпынса да, Алсу, Данир сүз башла­ган саен, аның дөреслекне әйтергә ачылган авызын тат­лы иреннәре белән йомып куя иде. Башыннан үткән хәлләрне беренче булып сөйләмәгәнгә бик үкенде егет. Үкенде, ләкин соң иде...

“Бүтән миңа язма да, шал­тыратма да! Җинаятьче!” Телефонына килгән смс- хәбәрдән Данирның бөтен хыяллары, киләчәккә өметләре бәллүр касә кебек челпәрәмә килде. Ул үзен бик ялгыз һәм бәхетсез итеп той­ды. Күкрәге кысып куйган­дай булды, учы белән йөрәген тотты. Кулы түш кесәсендәге акча янчыгына төртелде. На­чар гадәтләрен ташлагач, ак­чага интеккәне юк иде. Тик хәзер тормышның кызыгы калмады. Ул, унынчы мо­дельле “Җигули”ена уты­рып, юлга кузгалды. Янган йөрәген басар өчен юлдагы кибеттән сыра алып эчте. Аның артыннан икенчесе, өченчесе өстәлде. Калга­нын Данир хәтерләми. ДАИ хезмәткәрләре туктаткач, ул качарга да, ялганларга да теләмәде. “Мин исерек!” – диде. Документларны ту­тырган, алкотестерга өргән арада Данир кесәсеннән баш­ланган тәмәке кабы чыгар­ды. “Йөрәк янганчы тәмәке янсын!” – дип, тирән итеп тәмәкесен суырды. Алкоте­стер Данирның организмын­да чамадан тыш алкоголь бу­луын күрсәтте...

Эчәсе килеп тә эчмәде Да­нир. Ләкин хаталар кылын­ган, ялгышларны төзәтергә инде соң кебек... Машина­сын сүндереп, салонда гына эчеп утырды, югыйсә! Кеше гомерләренә куркыныч яна­масын дип, юлдан читкәрәк тә төшеп утырган иде. Тик барыбер күреп алдылар үзен...

Суд диварлары аны бүген өченче мәртәбә каршы алды.

– Кәлимуллин Данир Ра­фаэль улын РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таныр­га һәм 10 айга – иректән, ике елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләргә. РФ Җинаятьләр кодексының 73 маддәсе нигезендә иректән мәхрүм итү җәзасын шартлы дип са­нарга. Кәлимуллин Данир Ра­фаэль улына 1 ел 6 ай вакыт­ка сынау срогы билгеләргә, бу вакыт эчендә хөкем ителүче төзәлүен расларга тиеш. Шартлы рәвештә хөкем ителгән Данир Кәлимуллин даими яшәү һәм эш урынна­рын алыштырмаска тиеш.

Хөкемдарның авыр чүкече өстәлгә төшкәнче вакыт бик озак узгандай тоелды Данир­га. Күңелдә үкенү дә, ачу- үпкә дә юк. Данир барысы­на үзе гаепле! Ләкин болыт­лар арасыннан кояш барыбер чыгачак. Кара төннәрне ко­яшлы көннәр алыштырачак. Данир – Алсуны, Алсу Данир­ны гафу итәчәк әле. Ләкин бу көннәргә ерак, бик ерак шул!

Исемнәр үзгәртеп бирелде.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять җәза суд залы кодекс