Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Каты бәгырьлеләр заманы

Илгиз балык башын кимергән мәчене койрыгыннан эләктерде дә, гайрәтләнеп болгап атты...

– Бабасын кыйнап, бөтен акчаларын алып чыгып киткән! Үлемтеккә дигән акчасын алырга да кыенсынмаган! Җирбит!

Гомер буе үз авызыннан өзеп, оныкларына азмы-күпме булса да мирас калдырыйм дип йөргән Шәүкәт бабайны жәлләп, авыл халкы аның оныгы Илгизне берничә көн каһәрләде. Урлау – бер хәл, типсә, тимер өзәрдәй егетнең бабасын кыйнап, ярымүле хәлендә ташлап калдыруы телсез калдырды.

Илгиз белән Ләйсән – игезәкләр. Әниләре Нурисә аларны ялгызы үстерде, дисәк тә була. Әтиле килеш ятим үсте сабыйлар. “Ир” һәм “әти” исемнәрен йөрткән Мансурның өйгә аек кайткан чаклары бик сирәк иде. Көн дә салмыш, җил искән уңайга чайкалган әтиләреннән балалар ояла иде. Оялу хисе, балалар укый башлагач, тагын да артты.

– Исерек Мансур балалары да укырга керәмени?! Безнең балалар белән шул эчкече калдыклары да укыячак әллә? – дип, кайбер әти-әниләр балаларын, авыл мәктәбеннән алып, район үзәгендәге мәктәпләргә урнаштырды.

Әтисенең дуамал холкы балаларда төрлечә чагылыш тапты. Ләйсән куркудан тотлыга торган булып калды, Илгиз исә явызлашты, усалланды. Әйтәсе килгән сүзләрен дә әйтә алмыйча, гади генә фәннәрдән дә “2”ле алып кайткан кызын кочагына алып, әнисе төннәр буе елый-елый белгән догаларын укый, ефәк чәчләреннән сыйпап юата иде. Әни кеше нарасыеның бәхетле булуын, үзе кебек ялгышмавын, кулларын күккә күтәреп, Ходайга ялвара-ялвара сорады...

Илгиз, игезәгеннән аермалы буларак, каты бәгырьле, усал, әче телле малай иде. Ләйсәнне якларга кирәк булганда амбразурага күкрәге белән ташланган батырны хәтерләтә иде Илгиз. Тик бертуганының үчле, ифрат дәрәҗәдә кире һәм дорфа булуы кызның җанын телгәли иде. Каты бәгырьле игезәге, чыннан да, аның бертуганы микән?! Сыйныфташлары кыерсытса да, ул, кайтып, абыйсына әләкләшмәде. Чөнки әләк-чәләкнең ахыры нәрсә белән бетәсен ул бик яхшы белә иде.

– Бер анадан туган балалар димәссең сезне! Ул мәченең сиңа нинди зыяны тиде? Никләр харап иттең җан иясен?! – дип әнисе орышканны колагына да элмәде Илгиз.

– Күрмәгәнеңне күрсәтер әле! Җан иясенең җанын кыйган баланы “бала” дип атарга тел әйләнми. Өченче сыйныф укучысы ничек болай вәхши була ала?! Ник тәрбияләмисез аны?! – дип “пырлаган” күрше әбисенә ни дип җавап бирергә дә белмәде Нурисә.

Күлдән тоткан балыкларны киптерергә дип куйган җирендә тапмагач, Илгиз аларны күрше әбинең мәчесе “урлаганын” белде. Кача-поса соңгы балык башын кимергән мәчене, йөгереп килеп, койрыгыннан эләктерде дә, гайрәтләнеп болгап атты. Мәче тимер торбага барып төште. Бу гына аз тоелдымы, хайванның җан-тәслим кылуына карамастан, мыскыллавын дәвам итте...

Еллар узган саен Илгизнең ачуы да дөньяга сыймаслык булып арта бара иде. Кайчандыр баш күтәрми эчеп, балаларын һәм әнисен кыерсыткан әтиләре Мансур да Илгиздән шүрли башлады. Көчкә, тартып-сузып дигәндәй, 9 сыйныфны тәмамлаган Илгизне район үзәгендәге училищега да теләми генә кабул иттеләр.

Әти-әниләр дә йөрәк парәләрен: “Тыңламасаң, Илгиз кебек буласың!” – дип куркыта башлады. Авылда бер генә кешенең дә Илгизгә охшыйсы килми иде. Илгиз авылда явызлыгы белән даны чыккан яшүсмер иде. Дуслары да, күз атып йөргән кызлары да булмады егетнең. Бер караганда, кызганыч иде үзе. Үз-үзен яклау теләгеннән, өйдә җылылык таба алмый каткан бәгырен йомшартырлык чара таба алмады Илгиз...

– Нуретдинов Илгиз Мансур улы, 2021нче елның 27 маенда исерткеч эчемлекләр куллана һәм шулар тәэсирендә җинаять кыла. Ул төнне танышы – 1985 елгы Марат Хәмидуллин белән алар 0,5 литрлы ике шешә аракы эчәләр. Спиртлы эчемлекләр беткәч, янәдән кибеткә баралар. Тик сатучы аракыны “бурычка бирергә” теләми. Шуннан соң Илгиз Нуретдинов күрше авылда яшәүче бабасы Шәүкәт Гайнановка юл тота. Бабасыннан акчаны ялынып та, янап та алып булмаганын аңлагач, Илгиз Нуретдинов бабасын – 1938 елгы картны кыйный...

Илгизнең күз алдыннан ул төндә булган вакыйгалар гына түгел, балачагы йөгереп үтте – авылның түбән очындагы ныклы йортта яши бабалары. Бабасы яшь чакта ясаган эскәмиянең буяулары купкан. Әбисе исән чакта гел яңарта иде шуны. “Безнең яшьлек хатирәләрен саклый”, – дип искә алырга яраткан әбисе ни әйтергә теләде икән? Калайдан бизәкләп ясалган сандыкка бабасы гел акча сала иде. Гел дигәч тә, пенсия килгән саен инде. Күңелендә начарлык булмаган Шәүкәт бабай кайвакыт: “Улым, менә сиңа дип мирас җыям әле! – дип, ихластан сөенә иде. – Ләйсән белән икегезгә дип җыям. Яңа тормыш башлаганда миннән ярдәм булыр, балам”.

Аракы сөременнән күзе томаланган Илгиз ул төнне бабасының еллар дәвамында җыйган акчасын алып чыгып китте. Үзе үргән бишектә тирбәтеп үстергән оныгыннан кыйналырмын, дип уйламаган иде Шәүкәт абый. Аны канга баткан хәлдә кызы Нурисә табып алды. Кәрәзле телефонын алмагач, әтисен югалтып, Нурисә узгынчы машинага утырып күрше авылга китте. Туган йортына кергәч, тез буыннары калтырап, идәнгә чүкте. Участок инспекторын чакыртып, сорау ала башлаганда гына җинаятьне газиз улы кылганын белде әни кеше. Кызы Нурисә ялынып сораса да, Илгиз бабасын юмалап караса да, Шәүкәт абый оныгын гафу итмәде. Эш судка китте.

– Үз каныңнан булганнарга да ышаныч булмаган дөньяда яшибез. Миңа акчасы да кирәкми, башкасы да. Югалган җан тынычлыгын, ышанычны кайтарып булмый, – диде Шәүкәт бабай, үзенә сүз бирелгәч.

Суд залында утырган дәүләт яклаучысының да күзләренә яшьләр тулды. Илгиз, адвокат кушуы буенча, бабасыннан гафу сорады. Ләкин гафу сорау ясалма килеп чыкты.

– Кәгазьне алып бөгәрлә дә, кире турайтып кара. Турайта алсаң, гафу итәрмен...

РФ Җинаятьләр кодексының 111 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаять эшләүдә (кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерүдә) гаепләп, дәүләт гаепләүчесе Илгиз Нуретдиновны алты елга каты режимлы төрмәгә утыртуларын сорады. Хөкемдар, гаепләнүченең үз гаебен тануын, аның үкенүен һәм тәрбиясендә 1,5 яшьлек бала булуын исәпкә алып, ике ел сынау срогы белән Илгиз Мансур улы Нуретдиновны шартлы рәвештә өч елга ирегеннән мәхрүм итте.

– Тиешле җәзасын алмады, – дип көрсенде Шәүкәт карт. Тик аның ярымпышылдап әйткән сүзләрен ишетүче булмады.

Кешеләргә, якыннарына ышанычын югалткан Шәүкәт картны ул төнне йөрәк өянәге белән хастаханәгә алып киттеләр...

Исемнәр үзгәртелеп бирелде.

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев