Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Ышанма кеше сүзенә!

Телефонга килгән фотоларның коллаж булуын Фәрит тиз аңлады.

Фәрит белән Диләрә очраклы рәвештә генә таныштылар. Төркемдә бергә укыган якын дусты Диләрәне кунакка алып кайткан иде. Казан дәүләт университетының икенче курсында белем ала иде кызлар. Авыл егетләре кунак кызына игътибар итми каламыни?! Егетләр Диләрә белән Алсуны кич табигать кочагында ял итәргә чакырдылар. Авылга санаулы көннәргә генә кунакка кайткан студентлар бик теләп риза булдылар.

Фәритнең туган көне иде ул. Егет белән кыз бер-берсенә бер күрүдә гашыйк булды. Бик матур башланган мәхәббәт тарихы Диләрә, укуын тәмамлап, диплом алгач та дәвам итте. Бер-берсеннән аерылышырга теләмәгән егет белән кыз көзгә туй итәргә карар кылды. Югары белемле укытучы кыз белән һөнәр көллиятендә тракторчы-машинист белгечлеген алган егетне бергә күрергә теләмәүчеләр дә бар иде. Шуларның берсе – кызның әнисе Гөлгенә апа. Кызын ялгызы гына үстергән, мең җәфа белән югары уку йортына керткән анага булачак кияү нигәдер ошамады. “Хәерче тәре,” – дип йөртте ул аны. Егетнең үзенә дә шулай дип әйтергә һич читенсенмәде. Тик яшьләр, һичкем сүзенә карамыйча, законлы төстә никахлаштылар...

– Шәхси бәйләнешсез мөнәсәбәтләр нигезендә килеп чыккан бәхәс барышында сәламәтлеккә авыр зыян китерү максатыннан исерек хәлдәге Диләрә Фәйзуллина диванда яткан Фәрит Гафуровның корсак өлешенә пычак белән кадый...

Кылган гамәлләре турында уйлап, сискәнеп, куркып куйды Диләрә. Куркыныч кино кадрлары төсле. “Төш кенә булса ярар иде, Ходаем!”– дип, күзләрен чытырдатып йомган Диләрәне дәүләт гаепләүчесе янәдән чынбарлыкка кайтарды.

– Аңлы төстә кылган җинаятьчел гамәлләре нәтиҗәсендә Фәрит Гафуровның сәламәтлегенә авыр зыян салына. Корсак куышлыгына үтеп кергән җәрәхәтнең тирәнлеге 4,5 см тәшкил итә. Хөрмәтле хөкемдар, мин сездән Диләрә Фазлыевага карата каты җәза билгеләвегезне көтәм. РФ Җинаятьләр кодексының 111 маддәсе икенче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тануыгызны һәм өч елга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләвегезне сорыйм...

Дәүләт гаепләүчесе Диләрәгә чирканып та, мыскыллап та караган кебек тоелды. Диләрә таныды бит аны! Закон сагында торучы йөз-кыяфәте таныш әлеге ир-егет, Диләрә артыннан бик озак йөреп тә, кызның игътибарын, мәхәббәтен яулый алмаган иде. Менә язмыш аларны тагын очраштырды. Ләкин бүген егет түгел, Диләрә аннан хәер-фатыйха өмет итә. Сүзне Диләрәнең адвокаты – дәүләт яклаучысы алды:

– Диләрә Фәйзуллина җинаять кылуда үзен гаепле, дип таныды. 2020нче елның 10 июнендә, кичке сәгать биштә ул аш бүлмәсендә була. Өйгә кайтып кергән ире белән сүзгә килеп, Диләрә, үзе дә аңламыйча, пычакка үрелә һәм иренә ташлана. Ирнең корсагындагы ярадан кан китә. Үзенең җинаять кылуын аңлап, гаепләнүче Фәрит Гафуровка ярдәм итәргә тели – марля табып, аны яра өстенә сала. Ирен югалтырга мөмкин булуын аңлап, гаепләнүче район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә шалтырата. Хастаханәдә дәваланганда һәм, өйгә кайтып, савыгып беткәнче ирен Диләрә Фазлыева тәрбияли. Вакыйга булган көнне Диләрә ханым аек булса, бу хәлләр килеп чыкмас иде. Гаепләнүченең гаебен тануын, чын күңелдән үкенүен һәм кечкенә баласы булуын исәпкә алып, сездән Д. Фәйзуллинага карата йомшак җәза билгеләвегезне сорыйм...

... Матур гына яшәп киткән иде алар. Гаиләдә тавыш бер генә мәртәбә чыкты, анысы да – туй көнендә. Диләрәнең фамилиясен үзгәртәсе килмәде. Ир фамилиясенә күчү – яшьли мәрхүм булган әтисенә хыянәт итү кебек тоелды аңа. Гаиләдә нәселләрен дәвам итәрлек ир-егетләр булмагач, Диләрәнең кыз фамилиясеннән аерыласы килмәде. Диләрә тормыш иптәшенә шулай дип аңлатты. Фәрит аңлады кебек.

Өйдә тавыш чыккан көнне Диләрә, гадәттәгечә, ире кайтуына кичке аш әзерләү белән мәшгуль иде. Бәлеш өлгергәнче дип, интернетта “утырып алырга” булды. “Уку елы башлангач, бәлеш пешерүләр сирәгәер, социаль челтәрләрдә дә утырып булмас. Вакытның кадерен белеп яшим!” – дип язды да, кыйммәтле аш-су техникасы белән балкыган бүлмәдә селфи төшеп, аны социаль челтәрләргә урнаштырды. “Син – молодец!”, “Булдырасың!” дигән язу-җаваплар озак көттермәде.

Ихлас сөенгән дуслары белән бергә Диләрә янәшәсендә кара эчле, көнчел затлар да бар иде. Диләрәгә ул көнне билгесез аккаунттан Фәрит белән кочаклашып төшкән бер кыз сурәтен җибәрделәр. Аның артыннан үбешкән, ятакта төшкән фотолар да килеп җитте. Диләрәнең тыны кысылды, ахыр чиктә буыла-буыла ютәлләргә тотынды. Үз- үзенә урын таба алмыйча, бүлмәнең бер башыннан икенче башына йөри торгач, кич җитте. Җитмәсә, әнисе дә канга тоз салды. “Мин ул хәерченең йөргәнен белә идем! Син әрәм аңа! Аерыл! Син бит – укытучы кеше! Синең яныңда тракторчы түгел, җитәкче булырга тиеш!” Әнисенә ник шалтыратканына үкенеп, Диләрә елый-елый шешенеп бетте. Ул арада, тәмле ис чыгарып, бәлеш пешеп чыкты. Нәрсә эшләргә белмичә, Диләрә суыткычта саклаган кыйммәтле коньякны ачты. 27 яшендә беренче мәртәбә алкогольле эчемлек эчкән Диләрә ике рюмкадан соң бөтенләй икенче кешегә әйләнде.

Ишек ачылды. Елмаеп Фәрит килеп керде. Хатынының кыяфәтен күреп, ир башта аптырады, бер мәлгә телсез калды.

– Диләрәм, нишләвең бу?! Әйт әле: “кыланам”, “юри генә”, “шаярам” диген! Синең бу кыяфәтең куркыта мине! – диде Фәрит.

– Замолчи! – Бу тавыш хатынның авызыннан түгел, бөереннән чыккан кебек булды. Тавыш күтәрмичә, биш ел елмаеп- көлеп кенә яшәгән гаиләнең бәллүр бәхет касәсе чәлпәрәмә килеп ватылды, диярсең.

Яшен тизлегендә иренә пычак белән ташланган Диләрә үзенең нинди гамәл кылуын да аңламый калды. Ә акыл аракы сөременнән ачыла башлаганда эшләнәсе эшләнгән иде шул инде... Читтә йөрсә дә, сөяркәсе булса да, үлмәсен генә Фәрите! Яшәсен генә! Яшәсен генә бер үк! Аның белән булмаса да, исән генә булсын! Шушы уйлар белән ул хәләленең ярасына марля кисәге салды. Канны берничек тә туктатып булмасын аңлап чакырган ашыгыч ярдәм машинасы, әйтерсең, аның бәхетен дә урлап алып китте...

Суд залы. Оялудан түгел, яраткан кешесен югалтудан ашкынып типкән йөрәге күкрәк читлегеннән чыгып китәр төсле. Зыян күрүче – Диләрәнең ире гаепләнүчегә карата аклау карары чыгаруны сорый.

– Зинһар өчен безне аермагыз! Диләрәмне шайтан суы гына котырткан. Ул бит бер мәртәбә дә эчкән хатын түгел!

Суд залын яңгыраткан сүзләрдән соң залда тынлык урнашты.

– Фәйзуллина Диләрә Айрат кызын РФ Җинаятьләр кодексының 111 маддәсе икенче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле, дип танырга һәм өч елга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләргә. РФ Җинаятьләр кодексының 73 маддәсе нигезендә билгеләнгән җәзаны бер ел сынау срогы белән шартлы, дип санарга. Хөкем ителүче сынау чорында айга ике тапкыр хөкем ителүчене төзәтүне гамәлгә ашыручы оешмада теркәлеп торырга тиеш. Җинаять эше буенча дәлилләр – соры төстәге кухня пычагын, ак марля кисәген юк итәргә, зәңгәр төстәге ир-ат свитерын, яшел төстәге чүпрәк кисәген хуҗасына кайтарырга...

Хөкемдарның авыр чүкече өстәлгә мәңге төшмәс кебек тоелды ир белән хатынга – хөкемдар карарны бик озак укыды. Соңыннан икесе дә җиңел сулап куйды. “Яңадан беркайчан да кеше сүзенә ышанмаячакбыз”, дип, ватылган “касә”не ябыштырып яши башлады алар. Диләрә ире фамилиясен алды. Үзе теләп, мәхәббәткә тугрылык билгесе итеп. Телефонга килгән фотоларның коллаж булуын Фәрит тиз аңлады. Диләрә генә, ачуыннандыр, игътибар итмәгән. Сурәтләрне җибәрүче кеше дә ачыкланды. Фәритне мәктәптән үк яратып йөргән кыз җавапсыз мәхәббәте өчен шул рәвешле үч алырга теләгән. Теләге чынга ашты. Ләкин гайбәтләргә каршы торырлык көч тапкан гаилә таркалмады. Киресенчә, ныгыды, зурайды гына. Төгәл тугыз айдан Гафуровлар гаиләсендә көтелгән ир бала туды.

Исемнәр үзгәртеп бирелде.

Фото - Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев