Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Хаклык агачы ташта да үсә

Җир астыннан йөргән елан да бер беленә, диләр. Дамир да качып котылмакчы иде дә, дөреслек өскә калкып чыкты.

“Баракта 42 яшьлек ир-атның үле гәүдәсе табылган. Күпсанлы күгәргән урыннар ир-атның көч куллану нәтиҗәсендә, кыйнап үтерелүен раслый. Тикшерү версиясе буенча, вафат булган Хаматов һәм гаепләнүче Айвазов авыл хуҗалыгы бинасын ремонтлау өчен эшкә алынганнар һәм шунда ук яшәгәннәр. Айвазов Хаматовның бергә башкарган эш өчен бирелгән акчадан 1000 сумны яшереп калуын ачыклаган һәм ирне аңын югалтканчы кыйнаган. Авыр тән җәрәхәтләренә карамастан, Хаматов медицина оешмасына мөрәҗәгать итмәгән, эшләвен дәвам иткән. Нәтиҗәдә ул башына кан савудан вафат була”, – диде дәүләт гаепләүчесе.

Тик җинаять кылуда шикләнелүче 37 яшьлек Айрат бернәрсә дә хәтерләми. Ничек инде ул хезмәттәшен үтерсен ди?! 

Ул көн вакыйгаларын искә төшереп озак утырды ул. Монда ниндидер сер бар кебек. Самими карашлы, оялчан Айрат үтерүчегә охшамаган. Вакыйганы ачыклар өчен дәүләт яклаучысы вакыт белән исәпләшми эшләде. Тәбәнәк кенә буйлы өлкән яшьтәге ир-ат бөтенесен алҗытып бетерде: фотолар күрсәтә, сораша. Авыл халкының тынычлыгын алды булса кирәк, аны күрүгә борылып китү ягын карый башладылар. Ә ул һаман төпченә, тикшеренә, кайвакыт бик вакчыл да кылана. Эше шул бит, тикшерергә, төбенә төшәргә кирәк! Кеше язмышы хәл ителә! Фемида үлчәвендә – 37 яшьлек ир-егет һәм 28 яшьлек корбан. Гаеп кемдә? Йомгакның очын каян эзләргә?

Лилия Шәймиева

Фото – Татар-информ архивыннан.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 елның 2 февраль санында укыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев