Вәхшилекнең чиге кайда?
Кайберәүләр явызлык белән кылган гамәлләреннән тәм таба кебек...
“Мәсхәрәләп үтергәннәр! Харап иткәннәр!” Бу сүзләр авыздан авызга күчеп, кечкенә генә авылны аякка бастырды. Галимәнең җансыз гәүдәсенә күршесе Нәсимә юлыкты. Күрде дә урынында катып калды ул.
– Әстәгымә! Ниләр булды? Кемнәр болай кыланды, күршекәем? Ахирәткәем... Наныем минем... – дип, Нәсимә Галимәнең йөзенә укмашып ябышкан чәчләрен араларга тырышты.
“Үлгән” дигән уйны башыннан куды. Бәлки, исәндер, ярдәм кирәктер. Барысын да төзәтеп буладыр әле дип уйлады. Үзалдына сөйләнә-сөйләнә, ашыгыч ярдәм машинасын чакыртты. Күпне күргән фельдшерлар да Галимә белән ни кыланганнарын аңлап баш чайкады.
– Нәрсә карап торасыз? Үлә бит, үлә бит инде җанкисәгем! – дип, өлкән фельдшерның җиңнәрен тарткалады Нәсимә.
– Нәсимә апа! Галимә үлгән, аңа берничек тә ярдәм итеп булмый, – дип фельдшер үлем кәгазен тутыра башлады.
Ул арада полиция хезмәткәрләре дә килеп җитте. Барысын да бәйнә-бәйнә сөйләгәннән соң, Нәсимә өенә чыгып китте. Арлы-бирле йөренә торгач, тагын ишегалдына чыкты. Күршедәге тикшерүчеләр дә, ашыгыч ярдәм дә китмәгән иде. “Ник һаман китмәгәннәр? Ник үтерүчене эзләмиләр? Кача бит инде хәзер ул!” – дип үз-үзе белән сөйләшеп йөргән хатынны телефон шалтыравы уйларыннан айныткан кебек булды.
– Кичә күршеңә берәр кеше килгәнен, киткәнен күрмәдеңме? Күргән булсаң, оныт аны, каһәр суккан карчык! Алайса башың бетә! Ниләр сөйләдең бүген теге шайтаннарга? – диде телефонның теге ягындагы тавыш.
Нәсимә куркудан “лып” итеп идәнгә утырды. Кем булыр бу? Каян телефон номерын тапкан? Аны да харап итсә? Юк, куркып ятып, җинаятьчене качырып булмый! Киноларда күргәне бар, ахыры яхшы бетмәячәк.
– Алло, полицияме? Нәсимә апаң булам. Миңа монда янап шалтыраттылар бит әле. Улым, номерын тикшерегез әле, теге бәдбәхет үтерүче түгел микән? Телефонны хәзер әйтәм. Әә, үзе күренәмени? Ярар, ярар, рәхмәт! – диде Нәсимә, тынычлана төшеп.
Ишек шакыдылар. Аяк очларына гына басып, башта тәрәзәдән күз атты: тикшерүче машинасы тора. Әкрен генә ишек келәсен күтәрде.
– Галимә Ихсанова турында ниләр беләсез? Барысын да сөйләгез әле, Нәсимә апа, бу тикшерү эше өчен бик мөһим, – диде тикшерүче.
– Галимә миңа дус та, сердәш тә булды. Яшь аермабыз бик зур булса да, ул миңа “апа” дип эндәшмәде. Әнисе бик яшьли үлгән. Яшь чагында яратып йөргән егете ташлагач, гаилә кормаган, баласы юк. Кешеләргә артык ышана иде. Күптән түгел төрмәдән кайткан бер ир белән очрашып йөрде. “Ник кирәк ул сиңа?!” дидем, киңәшемә колак салмады. “Әйбәт ул, кеше гаебе өчен утырган. Ул мине ярата”, – диде. Ул ир-егет бик шикле тоелды миңа. Кешегә бит бер караш ташлау да җитә кайчак, шунда ук кем булуын аңлыйсың. Зөфәр исемле иде ул. Аның белән очраша башлагач, Галимә дә бик үзгәрде, – дип, күз яшьләренә ирек бирде Нәсимә.
– Шул Зөфәр аны мәсхәрәләргә мөмкин дип саныйсызмы? Су биримме? Сөйли аласызмы, Нәсимә апа? – дип, тикшерүче сорау алуын дәвам итте.
– Әйе, бераз тынычланыйм да. Менә шуның белән йөри башлагач, Галимә минем янга да сирәк керә башлады. Берсендә озын җиңле күлмәк кигән бу. “Челләдә кем шулай киенә инде?!” – дип, кофта җиңен тарткан идем, куллары кара янган: яңа, зәңгәр эзләр дә, саргаеп, көрәнләнеп беткәннәре дә бар. Шунда ул миңа елый-елый Зөфәрнең аны кыйнавын, урынсыз көнләшүен, өйдән чыгарга рөхсәт итмәвен сөйләде. Минем белән дә аралашырга кушмаган. Ул көнне Галимәкәем: “Тизрәк чыгып кит, хәзер кайта. Күрмәсен! Икебезгә дә эләгер”, – дип этә-төртә чыгарып җибәрде. Үз өеңдә кыйналып яшә инде дип, ачуым килеп чыгып китсәм дә, жәлләдем үзен, бик жәлләдем, – диде Нәсимә.
Нәсимә тикшерүчегә билгесез кешенең шалтыратып янавы турында да хәбәр итте.
– Менә шуннан башлыйсы иде бит, Нәсимә апа! Кайчан шалтыраттылар? Төгәл вакытын хәтерлисезме?
– Мин шунда ук эчке эшләр бүлегенә хәбәр иттем, улым. Алардан вакытын сорамыйсыңмы соң? – диде Нәсимә.
Тикшерүче пәлтәсен элде дә, ашыгып, ишеккә таба атлады.
– Беркая да чыкма, Нәсимә апа! Бер нәрсәдән дә курыкма! Мин хәзер синең йортка, сине сакларга бер-ике егетне җибәрәм, – дип, ишек келәсенә үрелде.
Номеры буенча ир-атның кайда булуын ачыкладылар. Җинаятьтә гаепләнүче Зөфәр Сәхбиевны тоткарлау авыр булмады...
Суд залы.
– Никахсыз яшәгән хатыны Галимә Ихсанова белән Зөфәр Сәхбиев арасында көнләшү аркасында низаг чыга. Нәтиҗәдә Сәхбиевның җинаятьчел нияте барлыкка килә. Ихсанованың үлеменә китергән җинаятьне тормышка ашыру максатында, зыян күрүченең ихтыярына каршы, исерек хәлдә, көч кулланып, сексуаль характердагы гамәлләр кыла... – дип бәян итте дәүләт гаепләүчесе.
Суд залында утыручылар нәфрәтләнеп Зөфәргә карады. Бәян ителгәннәрне тыныч кына тыңлау мөмкин түгел иде. Галимәнең күршесе Нәсимә үксеп елый башлады. Хөкемдар, олы яшьтәге апаның хәлен аңлап, кисәтү ясамады.
– Тән җәрәхәтләре Галимә Ихсанова исән чагында, үлеменә кадәр 12 сәгать эчендә барлыкка килгән. Югарыда тасвирланган тән җәрәхәтләре, гомумән алганда, сәламәтлеккә авыр зыян сала, тормыш өчен куркыныч һәм үлемгә китерү белән турыдан-туры бәйләнештә тора. Г.Ихсанованың үлеме авыр тән җәрәхәтләре нәтиҗәсендә булган һәм травматик шок белән катлаулыланган. Бу секцион тикшерү нәтиҗәләре белән раслана, – дип дәвам итте тикшерүче. – Белә торып җинаятьчел гамәлләр кылган З. Сәхбиев моның җәмгыять өчен куркыныч булуын, үлемгә китерүен аңлый һәм шуны тели.
Моны дәүләт гаепләүчесе дә билгеләп үтте:
– Үз гамәлләре белән З.Сәхбиев РФ Җинаятьләр кодексының 105 маддәсе 2нче бүлегенең «к» пунктында каралган җинаять кылган. Бәян ителгәннәр нигезендә һәм РФ Җинаятьләр кодексының 171 һәм 172 (175) маддәләренә таянып, З.Сәхбиевне җинаять җаваплылыгына тартуыгызны сорыйм. Әлеге җинаять эше буенча гаепләнүче буларак, аңа РФ Җинаятьләр кодексының 105 маддәсендәге 2нче өлешенең “к” пунктында, 132 маддәнең 2 өлешендәге “б” пунктында каралган җинаятьләр кылуда гаепләү белдерелде. Вәхшиләрчә гамәле өчен Зөфәр Сәхбиевка 15 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарылды. Әлеге вакытны ул каты режимлы колониядә үткәрәчәк.
Зөфәрнең кулларына богау салып алып чыгып киттеләр...
Исемнәр үзгәртеп бирелде.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев