Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Төзәтәсе хаталар бар...

Җир астыннан йөргән елан да бер беленә, диләр. Дамир да качып котылмакчы иде дә, дөреслек өскә калкып чыкты.

Айгөл ул төнне йоклый алмыйча озак ятты. Күңеленнән кичәге көнне барлады, телефонында хәтерендә сакланучы номерны бер җыйды, бер бетерде... Иртәгә аны судка чакыралар. Шаһит буларак, ул вакыйгаларны түкми-чәчми сөйләргә тиеш. Тик булдыра алырмы? Сөйләсә, яраткан кешесен бер күрергә зар-интизар булып яшәячәк. Әйтмәгән очракта вөҗдан газабыннан интегәчәк.

...Җомга киче иде. Зур тизлектә килүче машина утлары яктысында Айгөл юл аша чыгучы баланы абайлап калды. 4-5 яшьләр чамасындагы малай, әнисенең кулын ычкындырып, юлдагы көчек артыннан ыргылды. Санаулы минутлар, юк, мизгелләр эчендә Айгөл юлга ташланды һәм баланы фаҗигадән саклап калды. Ә машина шоферы туктап торуны да кирәк дип тапмады. Машина руле артында Айгөлнең элек очрашып егете Нияз иде. Күрәсең, тагын кәеф-сафа коргандыр, шулай булмаса, туп-туры бала өстенә килер идемени?! 

Бердәнбер сабыен югалту куркынычын аңлаган ана Айгөл белән улы Маратны озак кочагыннан чыгармый торды. Ул йөгереп килгәндә, Айгөл баланы кочаклап, юл читенә тәгәрәгән иде. Бәхеткә, быел кар мулдан булды, Айгөлгә дә, сабыйга да зыян килмәде. 

– Сез минем коткаручым, фәрештәм. Рәхмәт сезгә, рәхмәт! – дип кабатлады ана.

 

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 16 февраль саныннан укыгыз

Фото - Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев