Сынаулар һәм ялгышлар аша
Кайчандыр алтын дигәнебез – ватык көзге кисәкләре, ә көч дигәнебез явызлык булып чыга.
Мәктәптән соң югары уку йортына документларын тапшырды Дилә. Теләге – табиб булу. Башкаларга ярдәм итеп яшәргә өйрәнгән кыз үзен дә кайчандыр үлем тырнагыннан алып калырлар дип уйладымы икән?!
Дилә университетның өченче курсында укыганда танышты аның белән. Танышты дип, аларның курсына яңа егет килде. Краснодар өлкәсеннән килгән Илһам беренче көнне үк Диләне үзенә каратасы килеп янды. Тегеләй итеп тә карады, болай итеп тә, ләкин уңышка ирешә алмады. Чөнки Диләнең беренче курстан ук очрашып, яратышып йөри торган егете – Вәсим бар. Аудиториядәге озын өстәл-парталар артына берьюлы дүрт-биш кеше утыра ала. Лекцияләргә иң беренче килеп, Дилә яныннан урын алырга тырышкан Илһам тора-бара Диләнең ачуын китерә башлады.
– Минем егетем бар! Йөрмә артымнан! Башка кабатлап тормыйм! Мин башканы яратам! – дип әйтсә дә, Дилә бу Краснодар егетенең үзенә ошый башлаганын сизеп алды. Вәсимнән аермалы буларак, ул аның игътибарын яуларга тырыша, теле телгә йокмый, җитмәсә үзе бик чибәр дә икән!
Илһамның көчле, гайрәтле икәнен дә күрде Дилә. Уку елы бетүне билгеләп үтәбез дип, төнге клубта җыелган курсташлар дискотекага авызын ерып, 32 тешен күрсәтеп килеп кергән Илһамны күргәч, ниндидер тавыш чыгасын чамаладылар. Вәсим белән Диләнең талгын көйгә биюләре иде... Илһам җитез хәрәкәтләр белән килеп тә җитте, Диләне үз кочагына тартып та алды. Йөргән кызын якларга ниятләп караган Вәсимгә бер генә “кундырды” Илһам.
Сөеклесенең Илһамга өздереп “Юк!” дип әйтә алмавын, бию залында икесе арасына килеп керүенә каршы килмәвенә үзенчә бәя бирде Вәсим. Озак та уйлап тормыйча, атна-ун көн дигәндә үз теләге белән армия хезмәтенә китте. Калган ике елын кайткач укып бетерәм дигән уй белән, дусларының үгетләвен дә тыңлап тормыйча, Оренбург өлкәсенә солдат боткасы ашарга китте...
Төгәл ике ел вакыт үтте.
– Хөкем ителүче Локманов Илһам Фәнис улы РФ Җинаятьләр кодексының 158 маддәсе икенче өлеше “б” пунктында каралган җинаять кылуда үзен өлешчә генә гаепле дип тапты. Ләкин исерек хәлдә булу сәбәпле, урлау фактын хәтерләми. Караклык кылуын әйберләрне кайдадыр сатып акча юнәтү максатыннан түгел, ә шәхси мөнәсәбәтләр аркасында эшләнде дип белдерә. Гамәлләре өчен үкенсә дә, Локманов үз хаталары өчен җавап тотарга тиеш! Суд залына да хәмер кулланып килгән кешенең дөрес юлга басачагына ышаныч юк! – диде дәүләт гаепләүчесе.
Беркайда да озаклап эшли алмаган, гаиләне аракыга алыштырган ирне жәлләрлек түгел иде шул!
Суд залында утырган Диләнең, кайчандыр бик күп кызларның йөрәген әсир иткән Краснодар егетенең бүген мескен кыяфәттә утыруын күреп, үзен һәм кызын рәнҗетүен уйлап, тәне куырылып киткәндәй тоелды. Теге вакытта Илһамга ныклап каршы торган булса, Илһамның юхадай теленә ышанмаса, бүген ул биредә утырмас иде!
Вәсимнең армия хезмәтенә китүен белгәч, Илһам Диләгә адым атларга да ирек бирмәде. Бер алдына төште, бер артына. Балкон тәрәзәләреннән менеп чәчәкләр калдыру булсынмы, тәрәзәгә йөрәк рәсемнәре ябештереп китү дисеңме, экзотик җиләк-җимешләр белән сыйлау булсынмы, тәки каратты үзенә Диләне! Бик тиздән үзенең авырлы икәнен белгән кыз куркып кына бу хакта Илһамга әйтте. Баланы төшертергә кушар, әле соңгы курсны бетерәсе, диплом яклыйсы бар, дип әйтер дип уйласа да, Илһам монда да шаккатырды.
– Егет кеше үзенең гамәлләренә җавап бирергә тиеш! Өйләнешәбез! – диде ул. Үзен күкнең җиденче катында хис иткән Дилә бик тиз җиргә төште. Илһамның әти-әнисе белән танышырга баргач, булачак иренең әти-әниләре эчкече, өйләре сәләмә булуын күргән кыз тынсыз калды. Ярый да соң эчеп кенә калсалар! Әтисе әнисен кыйнарга да күп сорамый. Танышкан көнне дә чит кеше бар дип тормады булачак каената. Каенананың битенә сугып екты. Үз хатасын аңлаганда эш узган иде инде. Туасы кызының бәхете хакына тешен кысып түзде Дилә. Кайтып егылыр җире юк! Әбисе тәрбиясендә үскән бала былтыр якын кешесен мәңгелек йортка озатты. Әнисенең кызын беләсе дә килми, ә әтисенең яңа хатыны янына ул мәңге сыймаячак...
Башка көмәнле хатыннар кебек иркәләнеп кенә ята алмады Дилә. Өй эшләре, ашарга пешерү аның өстендә иде. Җитмәсә иреннән кыйналып урын өстенә калган каенананы да карыйсы. Бар юанычы кызы иде Диләнең. Университет елларын сагынып, Вәсимне искә алмаган көне булдымы икән аның?! Бик еш үкенеч хисләре биләп, йөрәге сулкылдый-сулкылдый тибә иде кызның. Авырлыклар сазлыгында гына ул тормышында Вәсимнең иң кадерле һәм якын, ышанычлы һәм бердәнбер газиз кеше булуын аңлады. Тик моны аңлау өчен үз ялгышларыңнан сабак алу кирәк булды.
Вәсим белән җитәкләшеп йөргән паркта Дилә бүген кызы белән уйный. Илһамнан китәргә дигән уе булса да, үз уеннан үзе курка Дилә.
– Китеп кенә кара, табам һәм гомерлек сырхау калдырам! – диде бит. Хәер, китәр җире дә юк бит! Кая барсын инде ул!
Вәсим белән Дилә көтмәгәндә очрашты. Үзләре йөргән паркта бер эскәмиядә уйланып утырган ир-егетне күрде дә тораташтай катып калды. Вәсимнең очрашуга ничек сөенгәнен аның күзләре әйтеп тора иде.
– Ничек яшисең, Дилә? Бәхетлеме син?
– Әйе, Вәсим! Бик бәхетле! Илһам белән бик матур яшибез!
Ясалма елмаю чыгарып, сер бирмәскә тырышса да, Диләнең күзләре моңсу иде. Моны сизмичә кала алмады Вәсим.
– Ә син? Син бәхетлеме, Вәсим?
– Әйе, тиздән өйләнергә уйлыйм, йөргән кызым бар, – дип алдады егет.
Чынлыкта исә Вәсимнең Диләдән соң бер кыз белән дә очрашып йөргәне булмады. Вәсим берничә көннән уртак курсташлары Нәҗибәдән Диләнең бик авыр тормышта яшәвен, кечкенә иңсәләрендә дөнья тартуын белде. Тик шалтыратып хәлен белешергә ни телефон номеры, ни йорт адресы юк. Паркта бик озак көтте ул аларны. Берничә көн паркны каравыллый торгач, өметен дә өзгән иде. Көн кичкә авышканда Дилә кечкенә кызын җитәкләп паркка килеп керде. Текәлебрәк карасаң, яшь хатынның күз төбе күгәреп торганын аерып була. Күгәргән тәнне тональ крем астына яшереп булса да, күзләрдәге сагышны яшереп булмый шул. Дилә Вәсимгә барысын да бәйнә-бәйнә сөйләде, хаталары, ялгышлары өчен гафу үтенде.
– Гаеп миндә дә бардыр. Барысына үпкәләп, укуны калдырып армиягә китәсе түгел иде. Яшьлек – юләрлек, диләр. Мәхәббәт өчен бергә көрәшәсе иде! – диде Вәсим.
Дилә белән Вәсим бер-берсен һаман яратуларын аңлап, бүтән беркайчан да аерылмаска, һәрвакыт бергә булырга вәгъдә бирделәр. Диләнең кечкенә кызы Камилә дә Вәсимне үз итә. Беркайчан да баланы алдына утыртып сөймәгән Илһам сабыйга наз һәм ярату кирәк дип уйламады. Кибеткә кереп, балага йогурт, тәм-томнар алырсың дип, хатыны биргән акчага да сыра алып эчкән әти – әти буламени?!
Дилә белән Илһамны тиз генә аермадылар. “Гаиләне саклап каласы килә!” дип, матур сүзләр сөйләгән иргә ышанып, хөкемдар тагын бер ай кичектерү билгеләде. Суд эше алты-җиде айга сузылды. Өченче тапкырында хөкемдар Диләнең кыйналган, сугылган булуын күреп, бу гаиләне һичшиксез аерырга дигән карарга килде. Суд бинасы яныннан кызы белән Диләне Вәсим алып китте.
Тик Вәсим белән Диләнең мәхәббәт тарихлары болай гына тәмамланмады.
Диләне һәм кызын югалтуын аңлагач, Илһам гаиләсен кире кайтарасы килеп нәрсә генә эшләмәде. Яхшылап та әйтеп карады, ялынып та маташты, ахыр чиктә янауга күчте. Бер елгага ике мәртәбә кермәгән кебек, Дилә Илһамның бер сүзенә дә ышанмады. Төнлә өйдәге тавышлардан сискәнеп уяна торган кызы да тынычланып калды, Вәсимгә “әти” дип эндәшә. Тик Илһам элеккеге хатынының бәхетле яшәвенә котыра, үз-үзенә урын таба алмый иде. “Барыбер үземнеке булачак!” дигән уй белән Илһам бер төндә Дилә белән Вәсим яшәгән йорт ишегалдына кереп, төзелеш материалларын урларга ниятләде. Тавышка чыккан Вәсимне шулкадәр кыйнады, ир хәтта аңын югалтты...
Вәсимне канга баткан хәлдә күргән Дилә ашыгыч ярдәм чакыртты. Табиблар тагын биш минутка соңгарак калган булса, Вәсимне алып калып булмас иде. Укыган вакыттагы белем-күнекмәләрен искә төшереп, табиблар килгәнче беренче ярдәмне Дилә үзе күрсәтте. Укып бетереп диплом яклау бәхете насыйп булмады аңа. Илһам хатынының укуына да, эшкә чыгуына да каршы булды. Үзе йөремсәк ир, хатынын да башкалар белән чуалмасын дип курыкты. Тик Диләнең саф күңелендә икейөзлелек, мәкерлелек һәм хыянәткә урын юк иде...
– Сәламәтлек өчен куркыныч булган көч кулланып, кеше милкен урлау максатларында һөҗүм иткәне өчен Илһам Локмановка биш йөз мең сумга кадәр штраф белән сигез елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасын билгеләвегезне сорыйм, – дәүләт гаепләүчесенең кырыс йөзен күреп, эчкән хәлдә судка килгән Илһам сискәнеп куйды.
Хөкемдарның карар чыгаруын көтү бик озакка сузылган төсле тоелды.
– Суд, РФ Җинаятьләр кодексының 162 маддәсендә каралганча, Илһам Локмановны гаепле дип тапты. Хөкем чыгарганда, Илһам Локмановның беренче мәртәбә җинаять кылуын исәпкә алып, мәҗбүри эшләр башкару белән биш елга иректән мәхрүм итәргә дигән карарга килде. Хөкем карары белән риза булмаган очракта 10 тәүлек эчендә югары инстанциягә шикаять бирергә мөмкин...
Диләнең йөрәгеннән авыр таш төшкәндәй тоелды. Яшьлек хаталары гомер дәвамында озатып бармасын өчен йөрәгеңә якын кешене сайлау кирәген сынаулар һәм авырлыклар аша аңлады ул.
Исемнәр үзгәртелеп бирелде.
Фото - Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев