Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Суд карары чыкты

Алкогольле эчемлекләр кулланган килеш рульгә утыручылар һаман да бар. Ел башыннан районның ДАИ хезмәткәрләре шундый 50 райондашыбызны тоткарлаган. Аларның икесе – хатын-кызлар

– Спиртлы эчемлекләр кулланып рульгә утыручылар җәмәгать суды алдында җавап тота. Хокук бозгансың икән, җавап бирергә кирәк, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

12 июль көнне мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утырган Шәрәпов эшен карады. Ир-егет эчүенең сәбәбен туган көнен билгеләп үтүгә бәйләп аңлатты. Ул гаебен таныды.

– Бәйрәмнәр күп бәлаләргә сәбәп була икән. Туган көнгә дуслар күп җыелды, алкоголь тиз бетте. Өй янәшәсендәге кибет бикле булды. Көмешкәгә барганда, тоткарладылар, – диде Шәрапов.

Мировой судья ир-егетнең гаебен дәлилләүче оператив видеосъемканы да тәкъдим итте. Әлеге язмада Шәрәповның ДАИ инспекторлары тоткарлаганда, аягында көч-хәл басып торуы, нәрсәдер аңлатырга тырышуы күренә. Хәрәкәтләре һәм сөйләшүе ир-атның исерткеч эчемлекләр куллануын дәлилли.

Райондашыбызның канында спирт күләменең тиешле нормадан биш мәртәбә күбрәк булуын алкотестер гына түгел, район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә үткәрелгән лаборатор анализлар да раслаган.

Административ җинаять кылганы өчен Шәрәповка суд тарафыннан 30 мең сум күләмендә штраф билгеләнде һәм 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды.

Фото – Татар-информ сайты архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев