Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Күл шайтансыз булмый

Вакыт узса да, Гөлчәчәк ирен ярата алмады. Яратмыйча кияүгә чыгу аның иң зур ялгышы булды.

Гөлчәчәкнең балачагы һәм яшьлеге яшьтәшләреннән бернәрсәсе белән дә аерылмады диярлек. Авылда үзе кебек кызлар һәм малайлар белән өч чакрым ераклыктагы күрше авылга йөреп укыды. Укуны тәмамлагач, 9 сыйныф белеме белән район үзәгендәге көллияткә документларын тапшырды. 11  сыйныфны да тәмамларга була иде югыйсә.

Ул вакытларда хәзерге кебек БДИ дигән зур сынау да юк иде. Әллә нишләп уку теләге сүнде Гөлчәчәктә. “4” һәм “5” билгеләренә генә укыган кызның кинәт кенә мәктәптән китеп, көллияткә пешекче курсларына укырга керүе укытучылары өчен генә түгел, кызның әти-әнисе өчен дә көтелмәгән хәл булды.

Сәбәбен Гөлчәчәк үзе генә белә. Эчтән янып, яратып йөргән күрше авыл егете Алмаз аның иң якын дустына гыйшык тотып йөри бит! Аларның үзара елмаешып йөрүләрен, дустының күрше авыл егете турында “тәмләп-тәмләп” сөйләгәнен ишетерлек хәлдә түгел иде Гөлчәчәк. Мәхәббәттән башка яшәүнең яме юк, дигән ялгыш фикергә алданып, кыз үзенең киләчәгенә балта чапты. Ә кызның белеменә тел-теш тидерерлек түгел иде. Уку алдынгысы, күп кенә бәйге һәм олимпиада җиңүчесе булган Гөлчәчәк Харисовага укытучылары зур өметләр баглап, укуын педагогика юнәлешендә, һич булмаса, юриспруденциядә дәвам итеп, зур кеше булыр дип уйладылар. Башлы, акыллы, зиһенле һәм бик тыйнак иде шул Гөлчәчәк! Ятып калганчы атып кал дип, егеткә мәхәббәтен белдерер, яратуы хакына көрәшеп тә караган булыр иде бәлкем. Тик Гөлчәчәк кенә түгел!

Лилия Шәймиева

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2023 ел 22 декабрь санында укыгыз.

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев