Кеше сүзе кеше үтерә
Теле озын кешенең акылы кыска булыр. Моның шулай икәнен Рашат суд эскәмиясенә утыргач аңлады.
Сәлимә апа Рашатны берүзе үстерде. Терәгем, картлык көнемдә таянычым булыр дип зур өметләр баглаган улы гына әни кешенең өметләрен акламады. Рашат кабаттан суд эскәмиясендә. 28 яшендә генә булса да, өч мәртәбә күк йөзен тимер рәшәткәләр аша күрергә өлгерде егет. Ялгышларыннан сабак алмады. Бүгенге көн белән яшәде. “Иртәгесен ишәк кайгырткан” дип, булганына сөенеп, булмаганына көенеп гомер кичерде.
Беренче мәртәбә кибеттән электр пычкысы урлап, аннары кеше кыйнап, өченчесендә танышының милкәтенә зыян китереп, яшьлек елларын төрмәдә үткәрде Рашат. Иреккә чыкканына төгәл бер ел дигәндә, кабаттан кулга алдылар үзен.
Суд залы. Гаеплеләр эскәмиясендә утырган Рашатның гаярьлегенә карап, хөкемдар бермәлгә йодрыкларын да ачудан төйнәп куйган кебек тоелды. Белә ул бу егетне, бик яхшы белә. Сәлимә апаның бик яшьли тол калып, биш яшеннән үз улы кебек үстергән Рашатның игелеккә изгелек белән җавап бирмәвенә күңеле әрнеде. Хатыны үлгән балалы иргә тормышка чыгуына Сәлимәнең әнисе Гөлҗәүһәр апа бик каршы булды. Ике яшьлек Рашатны күрү белән: “Менә күрсәтәчәк әле бу бала сиңа! Мин әйтте диярсең!” дип, кызының артыннан кычкырып калды. Юраганы юш килдеме, әни күңеле сизенгәнме, аңламассың. Өч ел матур гына гомер кичергәч, тормыш иптәше Мәхмүт йөрәк өянәгеннән китеп барды. Рашатка Сәлимә әни дә, әти дә булды. Ятимлек ачысын тоймасын дип, теләгән әйберен алып кидерде, күзе төшкән әйберен алып ашатты. Тик артык наз һәм яратуның балага артык булуын Сәлимә бик соңлап аңлады.
Фото "Татар-информ"архивыннан
Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 21 июль санында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев