Хәмер сәбәпче
Дамира Мөслимне бер күрүдә үз итте. Әти-әнисе белән читтән күченеп кайткан кыз күңеленә авылның табигате генә түгел, халкы да бик хуш килде. Күченеп кайтуларының сәбәбе бар иде. Кулы тиктормаган Дамираның балалар бакчасына йөргәндә дә, мәктәптә укыганда да дуслары булмады. Туган көнгә барган җиреннән я иннек, я хушбуй “эләктереп” кайтырга гадәтләнгән кыз өчен өйгә буш кул кайту “уңышсыз” көнгә тиң иде.
Шулай да Дамира укуда сынатмады. Начар гадәтләре булмаса, башкаларга өлге итеп куярлык иде югыйсә! Кулы тик тормавы өстенә электрон тәмәке тартырга да остарып китте. Акча юнәтү өчен урланган әйберләрне сатудан да кыенсынмады. Әллә ни зур булмаган өлкәнең кечкенә бер авылында яшәүче карак уку алдынгысы турында бөтенесе белеп бетерде дигәндә әти-әнисе, баласының яман атыннан оялып, Татарстанга юл тотты.
– Чит җирдә, зинһар, начар гадәтләрең турында оныт. Халыкның кунакчыл, ярдәмчел булуыннан үз кирәгеңә файдаланма, балам! – диде Зөһрә апа.
Әнисенең сүзләре бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты. Дөрес, кыз, туры юлга басарга теләпме, эшкә керде. Тигәнәк кебек ябышкан Айзатны да ошата башлады, аңа үзенең эч-серләрен сөйләде һәм... ялгышты...
...Суд залы. Дамира җинаять эшен карый башлаган хөкемдарның көчле тавышыннан сискәнеп китте.
– Моңарчы хөкем ителмәгән, бүгенге көнгәчә ачык типтагы акционерлык җәмгыятендә кадрлар бүлеген җитәкләгән Шәмсуарова Дамира Таджат кызы РФ Җинаятьләр кодексының 158 маддәсе икенче өлеше “в” пунктында каралган җинаять кылуда гаепләнә. 2022нче елның 10 апрелендә, кичке сәгать җиделәр тирәсендә, Шәмсуарова Дамира Таджат кызы Мөслим авылы Кооператив урамындагы күпфатирлы йортларның берсендә караклык гамәле кыла. Фәүзи Якушевның 7197,92 сумлык кәрәзле телефонын урлап, фатирдан чыгып кача. Зыян күрүче Дамира Шәмсуаровага каты җәза билгеләүне сорап гариза кертте...
Хөкемдарның һәр сүзе йөрәккә уктай кадалган төсле тоелса да, Дамира күзләренә тыгылган яшьләрне тыярга тырышты. Тик эре яшь тамчылары аның каратут йөзе буйлап акты. Ул кичне мәңге онытмас Дамира...
– 2022нче елның 10 апрелендә кунакка дип электән таныш булган Айзат исемле егет белән шушы хатын-кыз килде. Бергә аракы эчтек һәм кәрт суктык. Ярты сәгатьләп утыргач, Айзат белән Дамира кайтырга кузгалды. Аларны озатып кергәннән соң 15 минут чамасы үткәндер, телефонымның югалуын аңладым. Кәрәзле телефонны узган ел 11 мең сумга сатып алган идем, бер елдан соң аның бәясе төшкән, әлбәттә. Телефонның базар бәясен, югалгач, 7197,92 сум дип билгеләделәр. Бу сумма минем өчен бик зур. Беркайда да эшләмим, башка керемнәрем дә юк, – диде суд залына зыян күрүче буларак чакырылган Фәүзи Якушев.
Ул көнне Дамира беренче мәртәбә спиртлы эчемлек авыз итте. Тәмәке тартса да, спиртлы эчемлекләр кулланганы булмаган кыз эчемлекне куллану белән аягында басып тора алмас дәрәҗәгә җитте. Кызның шундый хәлгә төшүен күреп, Айзат кайтырга өнди башлады. “Кайтырга кирәк, эшләр бар”, – дип, көчкә басып торган Дамираны култыклап, өйдән чыгып китте. Хуҗаның телефонын эләктерергә дә онытмады. 15-20 минуттан урланган телефонга туктаусыз шалтырата башладылар. Фәүзинең телефонның югалуын аңлавын белеп, Айзат телефонны Дамираның пәлтә кесәсенә салды...
– Дамира Шәмсуарованың караклыгы моның белән генә төгәлләнми. 2022нче елның 11 апрелендә көндезге сәгать уникеләр тирәсендә якын-тирә авылларның берсендә ул янә караклык кыла. Очрашып йөргән егете Айзат Әхтәмов белән ул авыл кибете янында чираттагы корбанын очрата. Шушы авыл кешесе Зиннур Алимов белән, өчәүләп, ташландык мәктәп бинасы янында спиртлы эчемлек кулланалар. Дамира Шәмсуарованың кесәсендә урланган телефон да була. Моны икенче зыян күрүченең сүзләре дәлилли...
Ул көннең мизгелләре Дамираның күз алдыннан фотокадрлар булып тезелеп үтте. Алдагы көнне Айзат аның пәлтә кесәсенә кәрәзле телефон качырган иде. Дамира тавыш чыгаргач, Айзат аны табылдык дип аңлатты. Кыз ышанырга теләмәгәч: “Исереп, үзең тыккансың. Карак! Элек тә урлашкансың, хәзер дә туктый алмыйсың!” – дип, кызның көчсезлегеннән файдаланып, аны үзенеке итте. Дамира бер нәрсә дә хәтерләми. “Аракы сөремендә, бәлки, алганмындыр”, – дип, кичәге төнне искә төшерергә тырышты. Икенче көнне Айзат аны ниндидер авылга алып китте. Зиннур исемле адәм белән очраштылар. Алдан баручы Зиннур кәрәзле телефонының төшүен сизмәде, ә Айзат аны җәһәт кенә кесәсенә салды. Дамира нәрсәдер әйтергә теләп авыз ачкан иде, Айзат аңа йодрык күрсәтте. Шунда Дамира кем белән бәйләнгәнен аңлады. Айзатның кодлаштырылган эчкече булуын, хәзер, “ычкынып”, хәмер куллануын да шул көнне белде. Башта үгетләп, аннары янап, егет Дамираны да эчерде. Район үзәгенә кайтканда Дамира үз-үзен белештермәслек хәлдә иде. Аракы сөременнән айныгач, Зиннур телефонының югалуын аңлады һәм, каракларның кем булуын чамалап, эчке эшләр бүлегенә шалтыратты...
...Дамираның үзен яклап әйтерлек бер генә дәлиле дә юк иде. Өстәвенә судка чакырылган чираттагы шаһит – телефонны тапшырган комиссион кибет хуҗасының күрсәтмәләре дә кыз файдасына түгел иде.
– 2022нче елның 12 апрелендә шушы кыз белән әнә теге егет миңа ике телефон тапшырды, – диде шаһит, Дамира белән Айзатка ымлап. – Килешү кызның паспорты нигезендә башкарылды.
– Кара сакалың, кая барсаң да, артыңнан калмый, диләр. Дөрес икән. Табиблар Дамирага “клептомания” дигән диагноз куйды. Кызымның дөрес юлга басачагына ышанам. Тик арабызда явыз бәндәләр дә күп шул! – диде ана.
Аңа сүз бирелмәсә дә, фикерен җиткерә алды Зөһрә апа. Зөһрә апаның нәфрәт белән әйткән сүзләренә Айзатның керфеге дә селкенмәде. Дамира кебек беркатлыларны төп башына беренче мәртәбә генә утыртмый иде Айзат.
Суд тарафыннан Дамирага РФ Җинаятьләр кодексының 69 маддәсе 2 өлеше нигезендә 400 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләнде. Шулай да иң авыры – Айзаттан балага узуын Дамира, сабыйга җан кергәч кенә, эче авыртып хастаханәгә баргач белде. Баланы төшертү дигән уйны башына да китермәде. Ялгышы турында гомер буе искәртеп торачак сабые, Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән, сау-сәламәт булып туды.
Исемнәр үзгәртеп бирелде.
Лилия Шәймиева
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев