Җиңел җәза алганнар кабат кыек юлга баса
Янәдән суд каршына баскан егеткә карап судья шулай фикер йөртте.
Илмир Кәримов мәктәптә уртача укучылар рәтендә булды. Чибәрлеге, ыспайлыгы белән күп кызларны үзенә каратты, укытучылар аның елмаюына гашыйк иде. Тәртипле, инсафлы, шуның өстенә итагатьле дә булган улына әнисе зур өметләр баглады.
Нәсимә апаның төпчеге иде Илмир. Ике абыйсы ышыгында үскәч, мәктәптә кыерсытучы булмады үзен. Илфир абыйсына ияреп кич чыга башлады. Абыйсы аны акны карадан аерырга, тормышның шома гына бармавын, катлаулы булуын аңлатырга тырышты. Тик яшь вакытта өлкәннәр сүзе керәмени?! Бер колактан керде, икенчесеннән чыкты дигәндәй, абыйсының үгет-киңәшләрен онытты Илмир. Аңа һәрвакыт әнисе, ике абыйсы янәшәсендә бәхетле гомер кичерер кебек тоелды. Илмир мәктәпне тәмамлап, район үзәгендәге училищеда эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә башлады. Беренче курсны тәмамлап, каникул башлана дигәндә генә аларның йортына зур кайгы килде: абыйсы Илфирны машина бәреп китте. Ике көн аңсыз ятканнан соң, шәһәр хастаханәләренең берсендә ул мәңгелеккә күзләрен йомды. Болай да тәбәнәк буйлы, какча гына гәүдәле Нәсимә апа иңнәренә төшкән кайгыдан тагын да кечерәеп калды. Берьялгызы үстерде бит ул улларын! Тол калганда, өлкәне Илшатка – 5, Илфирга – 4, Илмирга 1 яшь иде. Әтиләре Касыйм урманчы иде. Өстенә агач төшеп үлде. Нәсимә апа бу хәсрәтне гомер буе оныта алмады.
Илмир Илфир абыйсын нык ярата иде, дус та, терәк тә, сердәш тә иде ул аның өчен. Серләрен дә аның белән бүлеште ул. Зур абыйсы Илшат өйләнде, гаиләсе бар: баласы һәм хатынын кайгыртып яши. Аның Илмирда эше юк. Әнисе янына сирәк килә. Нәсимә апаның төп терәге Илмир хәзер. Хатын-кыз эше дип тормый, җиң сызганып идәнен дә юа, ихатадагы тавык-чебешне дә ашата Илмир. Бергә укыган егетләре белән кич чыгарга да вакыт таба. Шундый кичләрнең берсендә Илмир шәһәр егетләренә ияреп әфьюн авыз итте һәм акрынлап әфьюн колына әйләнде. Уку онытылды, эшләп тапкан акчасы доза юнәтү өчен сарыф ителде. Нәсимә апа улындагы үзгәрешләрне сизмәде түгел, сизде. Тик ул Илмирдагы үзгәрешләрне абыйсын югалту кайгысыннан дип юрады. Улының наркоман булуын аңлаганда нәрсәнедер үзгәртергә соң иде инде...
Күршеләренең алтын эшләнмәләре югалды. Капка баганасына калай беркетергә дип эретеп ябыштыру эшенә чакырган Наил абыйсына рәхмәте шул булды егетнең. Төшке ашка кергәч, серванттагы шкатулкадан туй балдакларын, муенса һәм беләзекне алып, җәһәт кенә түш кесәсенә салып куйды. Кичке якта алтыннарны әфьюнга алыштырды. Күршеләре Нәсимә апаны жәлләп, Илмирның урлашуын полициягә хәбәр итмәделәр. Нәсимә апа пенсия акчасына ломбардтан балдакларны сатып алып, күршеләренә кертеп бирде. Ләкин ике арадагы җылы мөнәсәбәтләргә чик куелды. Күршеләре гомер бикләнмәгән капкаларына көндез дә йозак элә башладылар.
Әфьюн өчен акча табу авырлашкач, Илмир аны үзе әзерли башлады. Киндер үстерү җаен да тапты. Бер көнне Илмирның ишеген район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре шакыды. Әфьюн әзерләгәндә кулга алынды егет.
Суд алдына баскан егеткә хөкемдар каты җәза билгеләмәде. Карамагында ялгыз әнисе барлыгын, беренче тапкыр җинаять кылуын исәпкә алып, Мөслим районы суды Илмир Кәримовка РФ Җинаятьләр кодексының 228 маддәсе 1 өлеше буенча 1 елга төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде. 1 ел дәвамында ул кеременең 10 процентын дәүләт файдасына түләп барырга тиеш иде. Җәза вакыты төгәлләнергә өч ай кала Илмир янәдән җинаять юлына басты. Талау юлы белән кибеттән акча урлады...
Суд залы.
– 2022нче елның 30 августында 12 сәгать 45 минутта Илмир Кәримов, көч кулланып, пычак белән янап, сатучыны касса аппаратын ачарга мәҗбүр итә һәм кассада булган 7300 сум акчаны урлый. И.Кәримов җинаять урыныннан кача һәм акчаны бер көн эчендә исраф итә...
Дәүләт гаепләүчесе сөйләгәндә Илмир җинаять кылган көнне исенә төшерде. Өй каршында эшләүче кибеттән халык бәйрәмгә дип сумка-сумка ризык, эчемлекләр ала. Илмирның баш төзәтергә дә акчасы юк. Урамга чыгып, күкрәк тутырып һава сулады да өйгә кереп кухня шкафын ачты егет. Күзе ипи кисә торган пычакка төште. Пычакны алды да кибеткә юнәлде Илмир. Калганы төш кебек. Сатучының муенына пычак терәп акча сорагач, әле икенче ай гына хезмәт куючы кыз куркудан хәтта тотлыга башлады...
Шаһит буларак судка Илмирның әнисе дә чакырылды. Нәсимә апа пычакны таныды. Судта ана улының спиртлы эчемлеклекләрне чамадан тыш куллануын, газизенә дәваланырга кирәклеген дә әйтте.
Моңа кадәр гаебен танымаган Илмир да гамәлләренә үкенүен белдерде. Дәүләт гаепләүчесе талау юлы белән урлашу фактын видеоязма белән дәлилләп күрсәткәч, Илмир үзенең “ныклап эләккәнен” аңлады. Монысында мәҗбүри эш яисә штраф белән генә котылып булмаячак!
– Илмир Кәримов РФ Җинаятьләр кодексының 162 маддәсе 2 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип табылды. Аңа гомуми режимлы төзәтү колониясендә 3 ел да 4 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнә. Хөкем карарлары җыелмасы буенча, әлеге җәзага моңа кадәр билгеләнгән җәзаның да үтәлмәгән өлеше өстәлә. Илмир Кәримов 3 ел да 6 ай вакытны иректән мәхрүм итү рәвешендә гомуми режимлы төзәтү колониясендә үткәрергә тиеш. Җәзаны үтәү срогын хөкем карары законлы көченә кергән көннән исәпләргә. Илмир Кәримовтан кибет файдасына 7300 сум зыянны түләтергә...
Урлашкан өчен 3,5 елга төрмәгә утыртырлар дип әнисе дә, улы да уйламаган иде. Тик Илмир башкача акылга утырмаячак. Җинаять кылып, җиңел җәза алганнар кабат-кабат кыек юлга баса. Һәркем үз гамәлләре өчен җавап бирергә тиеш! Болар хакында Илмир тимер рәшәткә артында күп уйланыр әле!..
Исемнәр үзгәртеп бирелде.
Фото - "Татар-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев