Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Язмыш кабатлана, диләр

“Бөтен бәхетсезлек башында хатын-кыз тора”. Әти кеше бу сүзләрне уйнап түгел, уйлап әйтте.

Улы Илдарның тормышы чәлпәрәмә килүен бик авыр кичерде Гатаулла абый. Улы аның язмышын кабатлады. Йөремсәк кызга гашыйк булып, зурдан кубып туйлар ясаган Гатаулла күпмедер вакыттан соң хатынын уртак түшәкләрендә башка ир кочагында күрде. Кечкенә уллары Илдар хакына хәләленең хыянәтен кичереп, тормышны дәвам иттеләр. Әнисенең кабатланып торган “командировкалар”ының асылын Илдар балигъ булгач кына аңлады. 
– Сынмаганың, мине язмыш кочагына ташламаганың өчен рәхмәт, әти!

Илдарның хәрби хезмәткә озату мәҗлесендә әйткән сүзләрен ишеткәч, табын артындагыларның күзләре чыланды. Хәрби хезмәтен намус белән үтәп, буйга тартылып, әбиләр әйтмешли, “дастуин” егет булып кайтты ул туган авылына. Тәртипле, акыллы һәм йөзгә-биткә дә сөйкемле иде Илдар. Авылда аңа гыйшык тотмаган кызлар булмагандыр.

– Алдыңны-артыңны карап йөр, улым! Ир-егетләр дә алдана, минем язмышны кабатлама. Матурлык – туйда, акыл көн дә кирәк. Җете кызыл бик тиз уңа, диләр. Яныңда чытлыкланып йөргән Айсылуга өмет багълама. Эш рәтен белми ул бала. Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Әти-әнисенең этле-мәчеле яшәвен, Айсылуның иркә кыз булып үсүсен бөтен авыл белә. Гадилеге, тыйнаклыгы белән аерылып торучы Рәмиләгә игътибар ит! Менә ул тормыш көтә, ир ышыгында гаилә учагын сүндерми саклый торган кызга охшаган. Камыт кияргә ашыкма! Яшьлек – бер генә ул! – дип Гатаулла абый улына үгет-нәсыйхәт бирде.

Әтисенең бары яхшылык теләвен, бер авызы пешкәч, салкын ашны да өреп кабуын белә Илдар. Тормыш көтәр өчен сабыр, тырыш хатын кирәк булуын да аңлый. Тик күңел дигәне Айсылуга тартыла шул! Аны күрсә, йөрәк шашып тибә башлый. Бәлки ялгышадыр әтисе? Айсылу “Илдарчигым” дип кенә тора бит. Яңа туфли алып биргәч, сөенүенең чиге булмады. “Миңа беркемнең дә бер әйбер дә алганы булмады. Рәхмәт сиңа, матурым”, – дип, егетне кочаклап, үбеп туя алмады кыз. Тәмле телле Айсылу өчен Илдар акча янчыгына тиң иде. Чибәрлеге белән гашыйк иткән кыз Илдар белән “идарә итеп” булуын аңлады. Илдар: “Айсылуга өйләнәм!” – дигәч, әтисенең сүзе кыска булды:

– Сүземне тыңламадың. Үкенерсең, соң булыр!

Банктан кредитлар алып, Илдар купшы туй үткәрде. Өч көн бәйрәм иттеләр. Туйда бөтен авыл: олысы-кечесе күңел ачты, матур теләкләр, кыйммәтле бүләкләр дә мулдан булды. Туйдан кергән акчага машина алырлык акча тупланды. Илдар банктан алган кредитын капларга теләгән иде, Айсылу каршы төште:

– Миңа машина алыйк инде, Илдарчигым. Бурычлы кеше үлми ул, яңадан бергәләп түләрбез әле.

Айсылу эшләмәгән килеш бурычны ничек түләргә уйлагандыр, анысы караңгы иде. Илдар аңа “юк” дия алмады. Шәхси автосервисында көне-төне машиналар ремонтлап, бурычын ике ел эчендә каплады егет. Бераздан гаилә ерак түгел бер шәһәргә барып төпләнде. Бөтерчек кебек кыз кулында марионетка булуын аңласа да, Илдар хатынының елмаюы, хәйләкәрлеге алдында көчсез иде. Айсылуның бер борчусыз тормышы шулай дәвам итәр иде, тик бер вакыйга тормышын төбе-тамыры белән үзгәртте.

Тулырак "Авыл утлары" газетасыннан укыгыз.

Фото "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев