Бөкрене кабер генә төзәтә
Суд бинасының караңгы диварлары арасында гына дөрес яшәмәвен аңлады ул.
Йолдыз белән Илнар – бертуганнар. Әниләре Әнисә апа кечкенәдән бер-берсенә терәк итеп үстерде аларны. Ләкин әтиләре башка егет белән кызның. Илнарның әтисе Йолдызны үги, чит күрде. Илнарга дип качырып кына алган ялтыравык тышлы шоколад конфетларны да Йолдызга бирергә кушмый иде әти кеше.
Илнар исә үзеннән биш яшькә генә зуррак апасы өчен утка да, суга да керергә әзер иде. Әтисе күрмәгәндә, кәнфитне тигез итеп икегә бүлеп, апасының китаплар тартмасына салып куя иде. Йолдыз кайчак, юрганын баш түбәсенә үк күтәреп, тынсыз гына елый иде. Сагына, бик сагына кыз әтисен. Әтисе Йолдызга тәм-томнар жәлләми иде. Тезләренә утыртып, үбеп туя алмаган кызын, чәчләреннән сыйпап: “Юлымны яктыртучы йолдызым, кояшым син, Йолдызым!” – дип сөя иде. Исемне дә әтисе куйды кызына. Йолдыз дөньяга аваз салган төнне күк гөмбәзенә, әйтерсең, чиләк-чиләк йолдыз сипкәннәр иде...
Дүрт яшендә әтисез калды Йолдыз. Эше ерак сәфәрләр белән бәйле Илдар, юл һәлакәтенә эләгеп, фаҗигале төстә вафат булды. Төгәл 1 ел да ике ай узгач, әнисе сагыз кебек ябышкан хезмәттәше – математика укытучы Таһир Искәндәровичка кияүгә чыкты. Таһир абыйсын беренче күрүдә үк ошатмаган кызның хисләре үги әтисенең уйларына тәңгәл иде.
– Иркәләп бетергәнсез Йолдызны! Төшкә кадәр йоклыйлармыни?! Ял көне булса да, озак йоклау килешми. Кар көрәсен! 7 яшь кенә булса ни?! Кечкенәдән хезмәткә өйрәнсен! “Откорм”да түгелдер бит?! – Мондый сүзләрне Таһир бик еш кабатлый иде.
Иркәләнеп ятулар, озаклап йоклаулар бетте. Әнисе бала алып кайткач, әти кешенең Йолдызны бала янына якын җибәрәсе килмәде. Әтисенең исеменә охшатып куелган Илнар исеме бәләкәчкә килешеп тора! Йолдыз кечкенә энесен шулкадәр яратты ки, аңа зыян китерергә мөмкин булуын уена да кертмәде. Таһир абыйсы гына юк-бар сәбәп табып бәйләнә. Йолдызның ашавын да күпсенә. Математика укытучысы булгангамы, һәр нәрсәсе чутлы. Иркенләп бит-кулларын да юа алмый кыз. “Су күп агызма! Үзең түлисең әллә?! Ипигә майны ул кадәр калын итеп якма! Чәйгә сөтне күп салма!” Көннәре тоташ “ярамый”лардан тора иде.
Вакыт уза торды. Өйгә үги әти килгәндә 4 яшь булган Йолдызга бүген – 20 яшь! Унбиш елдан артык вакыт узган. Кайчандыр өйләренә килеп, хуҗа булып йөргән Таһир абыйсыннан кыз инде шүрләми. Күңеленә авыр сүзләрнең күбесен әнисенә дә әйтми: ник тынычлыгын бозарга?! Әнисе болай да аз михнәт кичермәде! “Башкалар ни әйтер”, дип яшәгән әнисе өйдәге чүпне тышка чыгармады. Укытучы булгач, аерылышуны да хупламас. Таһир абыйсына энесе Илнар өчен булса да рәхмәтле Йолдыз. Энесе белән алар – бер-берсенә киңәшче дә, терәк, ярдәмче дә.
Ничә еллар түзеп яшәгән күңелнең тулып ташкан чагына туры килде, ахыры. Әнисе кайтуга төшке аш әзерләп йөргәндә Таһир абыйсы аш бүлмәсендәге утны сүндерде.
– Күзең күрми әллә?! Ник көндез дә ут яндырасың?! Әллә акчаң күпме?! Артык булса, миңа бир!
Ир-атның зәһәр сүзләреннән Йолдызның тыны кысылгандай тоелды.
– Без сине гаиләбезгә алдык. Без әни белән икәү бер гаилә идек. “Беркайчан да үсмәс” дип уйлагансыңдыр инде. Гомерне матур итеп тә үткәрергә була, югыйсә! Ә синең саранлыгың эчеңә сыймый! Нигә шулкадәр карун син, Таһир абый?! – диде, сессиясен төгәлләп, әнисе янына кунакка кайткан кыз.
Өйләрендә хуҗа булып йөрүче бу ир заты җирәнгеч булып тоелды Йолдызга. Әнисенең кискән тырнагына да тормаган, бөтен нәрсәсе чутлы, тиене дә исәптә булган ир-атка “мөгаллим” исемен йөртү оят булырга тиеш! Шулай дип уйлады Йолдыз һәм уйларын түкми-чәчми Таһир абыйсына җиткерде.
– Әнием сезне сайлап ялгышты. Мин дә балалыгым белән сезне үзгәрерсез, дип уйладым. Ләкин бөкрене кабер генә төзәтә икән. Балачагымны гына түгел, хыялларымны, киләчәкккә өметләрне урлаган кеше сез. Башка балалар әтиләре белән чана-чаңгы шуганда, мин дә әти белән шулай уйнау турында хыялландым. Бер мәртәбә дә аркадан сөйгәнегез, мактаганыгыз булмады. Үги кыздан кол ясарга иде исәбегез, әни генә нык торды. Әнием хакына түздем. Җитте! Өйдә миңа боерык бирүдән туктагыз! Юкса...
Йолдыз кинәт туктап калды. Үзендә таулар күчерердәй көч һәм ныклык тойган кызга, еллар буе күңеленә җыелганын әйткәч, җиңел булып китте.
– Нәрсә юкса? Әйтеп бетер! – Таһирның теше арасыннан кысып кына чыгарган сүзләренә күзләрендәге усаллык та кушылды.
– Юкса, миңа “көч кулландыгыз” дип, полициягә мөрәҗәгать итәм!
Йолдызның авызыннан чыккан сүзләренә колаклары ышанмады. Ничә еллар җанын ашаган ир-атны тәки урынына утыртты! Таһир да шүрләде булса кирәк: аны-моны әйтеп тормады, ишегалдына чыгып, ихатада әрле-бирле йөрде дә, телефоннан кемгәдер шалтыратты, аннан нидер язды. Күп тә үтмәде, сулышы кабып, әнисе кайтып керде. Дәресен туктатып, такси яллап кайткан әнисе бер – Таһирга, бер Йолдызга карады.
– Нәрсә булды? Нигә: “Хәзер үк кайтып җит!” – дип смс юлладың? Таһир, җавап бир!
– Мин артык бу йортта. Мин китәм.
Бу сүзләрне Таһир мескен ясалмалык белән әйтте.
– Әйе, безнең кушылуыбыз зур хата булган. Кеше янында хурлыкка калмыйм дип, вакытында аерылышмаганга үкенәм. Балалар үсте. Кеше ни әйтер дип йөрисе юк. Яшьлек узган. Иң мөһиме – балалар бер-берсе өчен җанын да бирергә әзер кан кардәшләр, якын туганнар булып үсте. Ничек кенә теләсәң дә, син аларны бер-берсенә каршы котырта алмадың, – диде Әнисә.
Әнисәнең еллар дәвамында күңеленә җыелган төере, ниһаять, чишелде. Ул иркен сулыш алды.
Әнисәне, ничә ел яшәп тә, үз кубызына биетә алмады Таһир. Хәләленең баласына булган ихлас яратуыннан да көнләшә иде ул. “Шул кыз аркасында тормышым бозылды” дигән уйлар тынгылык бирмәде иргә. “Менә күрсәтермен әле сезгә! Кызын гына түгел, анасын да кыска тезгендә тотарга кирәк! Болар икәүләп миңа баш күтәреп маташа түгелме соң?!”
– Әнисә, тынычлан һәм мине тыңла! Яңадан кызың өйгә аяк та атламасын! Шәһәргә киткән икән, шунда укысын, шунда ялларын үткәрсен! Безнең тынычлыкны бозып йөрисе булмасын! Ике мәртәбә кабатларга җыенмыйм! Хәзер үк чыгып китсен! – Таһир үз-үзен белештермичә акыра иде.
Әнисә Таһирның чын йөзен күрде. 15 елдан артык гомер иткән бу кешенең уйлары да, гамәлләре дә пычрак икән. Ничек яр иткән дә үзен, ничек буйсынып торган ул Таһирга?! Бер генә көне дә, бер генә төне дә кызы, Йолдызы өчен борчылмыйча үтмәде бит Әнисәнең. Кичке аштан соң, кабаттан чыгып чәй эчеп йөрүен дә, тамагы ачып кайтып, тәмләп ашавын да күпсенә иде Таһир кызның. Саранлыгы үзе артыннан йөгереп йөргәндә үк күренгән, югыйсә, Таһирның! Кунакка килгәндә, Әнисәнең үзенең ишегалдыннан өзеп бер чәчәк, балага иң очсыз бер шоколад конфет алып килгән иде! Туган көн, бәйрәмнәр үткәрүгә дә һәрвакыт каршы булды. “Кеше ашатканчы”, “бирәннәрне тыктырганчы” кебек сүзләрне бер мәртәбә генә ишетмәде Әнисә. Кеше үзгәрми икән. Ә Әнисә көтте... Таһир карунлыгын ташлар, үги кызга студент тормышында ярдәм итәр дип өмет итте. Илнар, әнә, тугызынчы сыйныфны тәмамлап, җәйгелектә үзенә эш тапты да, тир түгеп эшләп алган акчасын жәлләмичә апасы белән бүлеште. Йолдызның аласы килмәгән иде дә соң, энесе мәҗбүри апасының кесәсенә өч мең сум акчаны салып куйды.
– Йолдыз апам, берәр тәмле әйбер аша, яме, шәһәргә баргач. Алмасаң, үпкәлим. Мин сине бик нык яратам! Сәламәт бул! – диде Илнар.
Йолдызының күзләренә яшьләр тыгылды... Таһир улының бу гамәленнән өнсез-тынсыз калды.
– Чыгып кит, Таһир...
Әнисәнең сүзләреннән соң өстенә чиләк белән салкын су сиптеләрмени?!
Таһирның минут эчендә кыяфәте үзгәрде. Калырга ялыныр, аягына ташланыр дип көткән хатыны әнә нәрсә әйтә! Ул юлында очраган һәр нәрсәне вата-җимерә башлады. Шкафларны аударды, урындыкларны очырды. Ачудан, йодрыгы белән Әнисәнең битенә сукты. Кыз, әнисенең сыгылып төшүен күреп, 02 телефонын җыйды. Участок инспекторы санаулы минутларда килеп җитте. Закон сакчысы килгәндә Таһир үзен чамадан тыш агрессив тота башлаган иде. Полициягә шалтыратканы өчен Йолдызны теләсә нәрсә әйтеп рәнҗетүе һәм кычкыруы күршеләргә кадәр ишетелеп торды. Участок инспекторы Таһирдан тынычлануын һәм кычкырудан туктавын таләп итте. Тик Таһирның закон таләпләренә буйсынасы килмәде. Участок инспекторы идәндә аунаган урындыкны торгызып утырды да, өстәл артында аңлатма бланкын тутыра башлады. Шуны гына көткәндәй, Таһир участковыйның йөзенә сукты. Урындыгыннан егылып төшкән участок инспекторы, үз-үзен кулга алып, аягына торып басты һәм, физик көч кулланып, Таһирның кулларын артка каерды. Таһир шунда да тарткалашуын дәвам итте.
... Суд залы. Йолдыз, бу хәлләрнең шаһиты буларак, Таһир абыйсына каршы күрсәтмәләр бирде. Әнисенең йөзе судка кадәр дә төзәлмәгән иде.
– Югарыда бәян ителгәннәрне анализлап, суд Галимуллинның гаебе тулысынча ачыкланган дип саный һәм аның гамәлен РФ Җинаятьләр кодексының 318 маддәсенең беренче бүлеге нигезендә үз вазыйфаларын үтәүче хакимият вәкиленең тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч булмаган көч куллану буларак квалификацияли. Галимуллин Таһир Искәндәр улын Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 318 маддәсе беренче бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепле, дип танырга һәм аңа дәүләт файдасына 40 000 сум күләмендә штраф билгеләргә.
Хөкемдарның авыр чүкече өстәлгә төште. Хөкемдар карары – бер нәрсә, ә язмыш хөкемен ничек кабул итәргә?! Таһир суд бинасының тынны кысардай авыр диварлары арасында гына үзенең дөрес яшәмәвен аңлады. Үз каны – Илнары да гафу итмәде әтисен. Суд залыннан Таһир әнисенең ремонт күрмәгән, җиргә чүгеп бетә язган караусыз йортына юл тотты...
Фото - "Татар-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев