“Баш тарта алырмын, дип уйладым”
Наркотиклар кулланган һәм саткан өчен хөкем ителгән Фәрит судьяга шулай дип белдерде.
Фәридә белән Фәритнең тормышлары башкаларныкыннан әллә ни аерылмый иде кебек. Эш белән өй чиратлашкан көннәрнең исәбен әниләре Саимә карчык кына алып барды бугай. Календарьда һәр туган көнне билгеләп, тамгалап бара иде күпне күргән авыл карчыгы.
Соңгы көннәрдә гаиләдә киеренкелек барлыкка килде. Бергәләп табын артына утырганда да, эшкә чыгып киткәндә дә сизелә иде бу атмосфера.
– Әнкәй, Фәрит сиңа үзгәргән кебек түгелме? Әллә ничек салкынайды кебек. Кайвакыт, киресенчә, артык кайнар... Элеккечә яратмый кебек. ярата да кебек...
– Сөйләмә инде юкны! Сөешеп кенә ятарга бала-чага түгел бит инде сез! Фәдис оныгыма да 5 яшь тулып китте. Эштән алҗап кайткач, кәнфитләнергә хәле дә, теләге дә калмыйдыр! – дип җиңелчә шелтәләп алган булды Саимә.
Фәридәгә туры карамаска тырышып, карашын яшерүче карчыкның күзләрендә яшь элпәсе булуын килене сизмәде. Әйе, дөрес әйтә каенанасы. Каян килгәндер бу юләр уйлар?! Чит-ятларны кочып, азып-тузып йөрмәс бит инде Фәрит!
Көн артыннан көн үтте. Саимә карчык та улындагы үзгәрешләрне күрә иде. Килененә сиздермәскә тырышса да борчылды. Улы белән сөйләшеп карарга да теләде, тик Фәритнең җавабы кыска булды:
– Әни, соңрак! Мин ашыгам!
Фәритнең соңгы көннәрдә күзгә күренеп ябыгуын, күз төпләре каралып торуын күрмәмешкә салышу авыр иде Фәридәгә. “Авырыйсыңмы соң әллә? Табибка күренер идең! Үзеңне гел карамыйсың, Фәрит!” – дип әйтеп тә карады.
Фәрит хәләленең ялваруларына игътибар итмәде. Нәтиҗәдә Фәридә, табибка барып, иренең эмоциональ халәте турында сөйләде, ярдәм сорады.
– Пациентны күрмәгән килеш берни дә әйтә алмыйм. Шулай да ирегез наркоман түгел микән, дигән шик бар. Бу халәттә кешенең кәефе еш үзгәрә...
Табибның сүзләре хөкем карары кебек яңгырады...
... Юллама белән укытырга килгән кызны Фәрит белән танышканда аның исеме җәлеп итте. “Бу – язмыш!” – дигән иде Фәрит. Матур итеп очрашып йөреп, өч елдан соң алар гаилә корды. Каенанасы Саимә апа Фәридәне бер күрүдә яратты. “Кызым” дип кенә торучы авыл хатыны какча йөзе, кытыршы куллары, зәңгәрлеген югалтып, соры төскә кергән күзләре белән Фәридәгә үз әнисен хәтерләтә иде. Каенана белән киленнең эч серләре уртак булды. Иренең холкын гына йомшарта алмады хатын. Шуңа Фәритнең кинәт назлы булып, кеше-кара күрмәгәндә кочарга, үбәргә тырышуы шаккатмалы иде. Кайчакта, битарафлык күрсәтеп, Фәридәнең нәрсә сөйләгәнен ишетми, аңламый утыруы, я булмаса, Фәридә белән әнисенең сөйләшүләренә катнашуы Фәрит өчен гайре табигый хәл иде. Нәкъ табиб әйткәнчә бит: аралашырга яраткан һәм энергиясе ташып торган кешеләр кинәт пассивлаша, ә тыныч холыклылар, киресенчә, “йөгәннән ычкынгандай” була.
Ни булды соң аның сөеклесенә? Сер йомгагы көтмәгәндә чишелә башлады. Йортка янкорма төзергә дип туплаган акчаның урынында булмавын күреп, Саимә карчык:
– Фәридә, синнән шикләнә дип уйлый күрмә. Теге... ни.., – Саимә апа сүзен ничек дәвам итәргә белми азапланды. – Җыелган акча юк бит әле. Башка урынга алып куймадыңмы? Әллә берәр кирәк-яракка тоттыгызмы? Алай дисәң, 75 мең бит әле ул...
... Фәриткә 35 яшь. Яхшы гаиләдә үсте. Әтисе хуҗалыкта агроном булып эшләде, әнисе бухгалтер иде. Яхшы тәрбия алып, югары уку йортында инженер һөнәрен үзләштергән Фәрит авылда күпләр сокланырлык егет иде. Матур гаилә корган Фәрит өчен сөенүчеләр белән бергә көнләшүчеләр дә бар иде. Шуларның берсе – дусты Наил. Наил Фәридәгә гыйшык тотып йөргән, дип тә ишеткәне булды Фәритнең. Тик үзе күрмәгәч ышанмады. Наил исә, туры килгәндә, буйдак тормышның өстенлекле яклары турында гәп куертырга ярата иде. Әфьюнны да беренче тапкыр ул тәкъдим итте. Улы Фәдискә 3 яшь тә тулмаган иде әле. Әтисе Фәрхәт тә исән иде. Фәритнең эшләре гөрләп барган чак. Наилнең туган көнен “чисто мужской коллектив” белән генә үткәрәбез дигәч, Фәридә бәйрәмгә бармады. Ир-егетләр, алдан сөйләшеп куйганча, шәһәрнең зур бер күңел ачу үзәгендә, саунада ял итеп, дискотекада биеп, туган көн үткәрделәр. Шушы көннән соң өч ел вакыт үткән! Вакыт-вакыт наркотиклардан баш тартырга дигән уй да килә Фәриткә. Тик әлеге фикер, берәр проблема килеп чыгу белән, эреп дигәндәй юкка чыга...
... Бүген Наил суд залында. Вакыт диген!.. Әле генә сөйләшергә өйрәнгән улы, балалар бакчасы белән саубуллашып, 1 сыйныфка укырга барачак. Бу өч ел яшәлмәгән дә кебек...
– Фәрит Фазлыев үз йортында 2022нче елның 1 августында тоткарлана. Йортта тикшерү һәм тентү үткәрелеп, аның барышында файл-пакетка төрелгән, җеп белән бәйләнгән коңгырт төстәге сыекчалы шприц табыла. Шулай итеп Фәрит Фазлыев гамәлләрендә РФ Җинаятьләр кодексының 228 маддәсе 1 өлеше буенча җинаять билгеләре бар. Тикшерүгә тәкъдим ителгән 23 миллилитр сыеклык ацетиллы әфьюн дип табылды. Коры матдәдә исәпләгәндә, аның авырлыгы 0,59 грамм тәшкил итә. Фәрит Фазлыевны РФ Җинаятьләр кодексының 228 маддәсе 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тануны һәм аңа өч елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләүне сорыйм, – диде дәүләт гаепләүчесе.
Дәүләт яклаучысы әлеге сүзләрдән сискәнеп куйды. Наркотик уен эш түгел. Нинди генә җәза билгеләнмәсен, наркотиклар белән бәйләнгән кеше бу чирдән үз теләге белән генә арына ала.
Фәрит үзен яклап бер сүз дә әйтергә теләмәде. Ул гаепле. Әнисе, Фәридәсе, кечкенә улы алдында гаепле. Әнисенең, пенсия акчасын берәмтекләп җыеп, янкормага дип туплаган запасын да әфьюн өчен тотты бит Фәрит. Эх! Вакытны кире кайтарып булса!.. Үзенә сүз бирелгәч, башта күз яшьләренә ирек бирде. 35 яшьлек ирнең суд залында күз яшьләрен түгүе башта көлке кебек тоелса да, Фәритнең сүзләреннән соң хөкемдарның да күзләре яшьләнде.
– Мин беркайчан да бу нәрсәне кулланырмын, шуңа бәйле булырмын, дип уйламаган идем. “Минем белән мондый хәл булмас” дип әйтергә ярамый икән. Руслар әйтмешли, “от тюрьмы и от сумы не зарекаются”. Наил тәкъдим иткәч, башта ризалашыргамы, юкмы дип уйладым. Чөнки наркотик кулланган кешеләрне күргәнем бар иде. Алар миңа башка планета кешеләре кебек тоела иде. Тик тыелган җимеш татлы була, диләр. Мин аннан баш тарта алырмын, дип уйладым. Без уйлаганча гына түгел икән. “Бүтән кулланмыйм” дигәч, Наил белән дә, башка дуслар белән дә дошманлаштык, чөнки минутлык ләззәт өчен акчаны күпвакыт мин бирә идем. Фәридәнең елап, шешенеп беткән күзләрен, улымның, минем беркая да бармавыма сөенүен күреп, мин чын-чынлап айнып киткәндәй булдым. Сез миңа ышанмассыз, тик шприц... минеке түгел...
Залда авыр тынлык урнашты.
– Барлык дәлилләрне анализлап, суд Фәрит Фазлыевны хөкем карарының тасвирлау өлешендә күрсәтелгән җинаять кылуда гаепле дип саный. РФ Җинаятьләр кодексының 228 маддәсе 1 өлеше буенча, суд каршына баскан Ф.Фазлыев сату максатында наркотик матдәләрне әзерләүдә гаепле. Җәзаны йомшартучы шарт буларак, суд Ф.Фазлыевның үз гаебен тануын һәм кылган эшләрендә тәүбә итүен, карт әнисе, гаиләсе, карамагында кечкенә бала булуын да исәпкә ала. Ф.Фазлыевны РФ Җинаятьләр кодексының 228 маддәсе 1 өлештә каралган җинаять кылуда гаепле, дип танырга һәм аңа 1 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләргә. РФ Җинаятьләр кодексының 73 маддәсе нигезендә билгеләнгән җәзаны 1 ел да 6 айга сынау срогы белән шартлы, дип санарга. Бу вакыт эчендә шартлы рәвештә хөкем ителгән кеше үз-үзен тотышы белән төзәлүен расларга, хөкем карары кергән көннән соң ике ай эчендә Ф.Фазлыев наркоманиядән дәвалану курсы узарга тиеш.
Хөкемдарның өстәлгә ипләп кенә куелган чүкече Фәритнең заяга узган елларына нокта куйды кебек.
Исемнәр үзгәртеп бирелде.
Лилия Шәймиева
Фото - "Татар-информ" архивыннан
Фото "Татар-информ" архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев