Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Бала рәнҗеткән җәзасыз калмас

Үги әнинең йөрәге җылы булмый икән. Моңа сабый да төшенде.

Илдар әнисез үсте. Сабыйга ике яшь ярым булганда, кадерле кешесе яман авырудан мәңгелеккә күзләрен йомды. Әнисе кочагында туйганчы назланып та өлгермәгән бәләкәчне алда зур сынаулар көтә иде шул. Илдарның балачагын үги әни урлады.

Иргә хатын табылыр, балага гына әни табылмас, дип, белми әйтмәгән борынгылар. Тормыш иптәшенең елын үткәргәч, Илшатны авылга кайтып төпләнгән Руфия белән таныштырдылар. Таныштырдылар дип әйтү дә дөрес булмас, Руфия үзе Илшатка ике куллап ябышты. Ихатада я тегене төзәтергә, я монысын ясарга дигән сәбәп белән Илшатка гозере төшеп кенә торды хатынның. Исәбе – тол ирне кулга төшерү. Ике катлы яхшы йортта улы белән генә гомер итүче ир Руфияга бик кулай иде шул. Бала таба алмагач, ире белән аралары суынган, шуңа күзе күрмәгән, колагы ишетмәгән авылга күченеп кайткан иде хатын. Бәлки шуңадыр, ишле гаиләләргә көнләшеп карый, балалы хатыннарны күрә алмый, сабый тавышы җен ачуларын чыгара иде аның. Тик бу хакта ул берәүгә дә кычкырып әйтмәде. Һәрвакыт буянган-төзәнгән, үзен генә кайгыртып яшәүче хатынга авылда эш урыны табу да кыен шул. Фермада сыер саварга озын тырнаклары комачаулый. Алам дисәләр дә бармас иде. Үзе әйтмешли, әнисе аны сыер тәрбияләр өчен үстермәгән бит! Руфияның бөтен хыялы – акчалы иргә чыгып, үзенчә генә гомер кичерү.

– Руфия, син дә ялгыз, Илшат та! Әллә соң бергә кушыласызмы?! Илдарга әни бик кирәк! Дүрт яше тула тиздән, күзләре бик моңсу балакайның. Балалар бакчасына йөртергә әтисенә дә бик җайсыз. Алдынгы механизатор булгач, иртүк торып эшкә китә, соң кайта. Әбисе оныгын карашса да, ул да бик картайды. Кызының үлеме бетерде карчыкны.

Күршедәге Саимә апа белән шундый сөйләшү булганнан соң, Руфияның күзенә йокы кермәде. Ә нигә уйлап карамаска?! Бер генә тискәре ягы бар – балалы кеше! Әй, бала-чаганы гына алдармын әле, шул почык борын безгә комачаулый аламыни? Уйлый торгач, Руфия дилбегәне үз кулына алырга булды. 

Тормыш иптәшенең елын уздырасын белеп, Руфия урамның аръягында гомер итүче Илшатларга иртәнге сәгатьләрдә үк: “Ярдәм итәргә килдем әле!” дип елмаеп килеп керде. Кулына күчтәнәч тә тотып керә белмәгән хатынга табын әзерләргә килгән пешекче апалар шаклар катты. Тик берсе дә сер бирмәде, бу көнне берәүнең дә тәмсез телләнеп, Илшатның хатыны рухына тап төшерәсе, мәҗлесне бозасы, Коръән ашын ямьсезлисе килмәде.
– Мә, токмач кис. Җәем катып киткәнче, тиз генә кисеп ал, кызым! – диде апаларның берсе.

Лилия Шәймиева

Фото - Татар-информ архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 24 ноябрь санынында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев