Әле бит соң түгел
Ялгышлар кабатлану һәлакәткә илтә. Рәсим моны аңлагач, гаиләсен кайтарырга булды
Рәсим кабат алкоголь кулланып рульгә утырды. Таныш-белеш аша ДАИ хезмәткәрләренең кайда кизү торганын белешеп кузгала иде югыйсә. Тик беркөнне әлеге ысул барып чыкмады. Гадәттәгечә кәефләнеп алганнан соң, Рәсим машинасын кабызды, магнитофонын кушып җибәрде. “Мин сине шундый сагындым”, – дип сузды җырчы. Әлеге җырны туктамый тыңларга әзер иде Рәсим. Һаман да яшьлеген сагына иде ул...
... Ике ел элек аны машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр. Тормыш иптәше Зәйнәп Рәсимнең “салдым”ны үз итүе өчен, ирен үгетләп тә карады, ачуланып та. Тик ирнең тормышын үзгәртәсе, айныйсы килмәде. Күпфатирлы йортта яшәгәч, эчәргә дуслар да табылып кына тора. Кемнеңдер туган көне, икенче берәү аерылган яисә баласы туган. Башка сәбәпләр дә табылып тора: дуслар көне, уллар, кызлар көне һәм башкалар. Рәсимнең айнымаячагын, бу сазлыктан чыга алмаячагын аңлап, Зәйнәп нәрсәдер эшләргә кирәклеген аңлады.
Беркөнне ул төш күреп уянды, имеш, ире бер хатынны бәреп киткән. Җиңел машина алдында канга баткан хатын-кызны күреп, Зәйнәп манма тиргә батып уянды. Куркуыннан кычкырып җибәрде хәтта. Йокы бүлмәсеннән кызы Рәсилә йөгереп чыкты. Теле яңа гына ачылган бала өчен әнисен бу халәттә, куркынган кыяфәттә күрү көтелмәгән хәл булды, күрәсең, кычкырып елап җибәрде. Зәйнәп Рәсиләне кочагына алды да: “Елама, бәбчегем, елама. Әниең начар төш күреп уянды. Хәзер әтиең кайта. Елама, балам, елама”, – дип юату сүзләрен әллә үзенә, әлә кызына әйтте.
Куллары үзеннән-үзе полициянең дежур бүлеге номерын җыйды.
– Але? Сез мине ишетәсезме? Бу полицияме?
– Әйе, сөйләгез, без сезне ишетәбез. Нәрсә булды?
– Кызыл төстәге җиңел машина рулендә – исерек шофер. Зинһар, тоткарлагыз аны!
– Машина номерын әйтә аласызмы? Бу машинаны соңгы тапкыр кайда күрдегез?
Иренең машина номерларын әйтеп бирде дә: “Соңгы тапкыр төштә күрдем”, – диде Зәйнәп. Полиция хезмәткәрләре хатынның психикасында тайпылыш бар бугай, дип уйласалар да, дежур инспекторлар юлга чыгып китте.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 1 ноябрь саныннан укыгыз.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев