Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Ак эт бәласе – кара эткә

Гаепсез килеш гаепле булып яшәүдән дә авыры юк.

Мәктәптә укыганда сыйныфташларының портфеленнән вак-төяк, акча, күзе төшкән каләм-ручка урлашырга гадәтләнгән Ирек үсә төшкәч тә ул гадәтен ташламады. “Кәкре кулы” аркасында күп михнәт тә күрде. 

Мәктәпне авырлык белән тәмамлаган егетне укырга алмас өчен училище директоры бер-ике тапкыр үзе йортларына килде. 

– Уку йортында тәртипсез малайлар болай да күп, Гата абый. Зинһар, Ирекне безгә җибәрмәгез әле. Бәлки документларын берәр шәһәр техникумына тапшырыр? Дөнья күрер, мөстәкыйльлеккә өйрәнер иде. Болай да гел сез этеп-төртеп йөрисез бит. Аңа үсәргә вакыт. Иптәшләре белән берәр нәрсә майтармасыннар тагын! – диде ул.

Тик әти-әнинең улларын читкә җибәрәсе килмәде шул. Башта яхшы гына укып киткән Ирек, остазларын шаккаттырып, уку йортлары арасында үткән районара ярышларда җиңү яулады. Эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерү дә җиңел бирелде үзенә. Мәктәптәге сыман яман эшләрен даими искә төшереп тормагач, Ирекнең холкы да үзгәрде. Мәктәптә: “Ирекнең эше бу!” – дип, ватылган тәрәзәне дә, ашханәнең купкан штукатуркасын да, ишек ясауга киткән чыгымнарны да Иреккә сылтадылар. Бәлки, шуңа да егет: “Барыбер мин начар”, – дип, үзенә кул селтәгәндер.

Училищеда укыганда Ирек механизаторлар курсларында да өстәмә белем алды. Исәбе яхшы эшкә урнашып лаеклы хезмәт хакы алу иде. Тик барысы да без уйлаганча гына барса икән!.. 

Инсаф беренче көннән үк Ирекне күрә алмады. Егеткә гел аркылы төште ул. Исеме җисеменә туры килми, үчле, тар күңелле һәм бик көнчел иде Инсаф. Ирекнең бәйгеләрдә җиңү арты җиңү яулавы да, “менә тагын бер тәртипсез бала килә” дип хафага төшеп йөргән укытучыларның шул “тәртипсез”не гел мактаулары да Инсафның ачуын китерә иде.

Ирекнең яхшы якка үзгәрүенә әнисенең чире сәбәп булды. Агарынып кайткан әнисенең кинәт хәлсезләнеп түшәккә авуын күреп, Ирекнең бөтен тормышы күз алдыннан үтте. Әнисенең сәламәтлеге какшауда үзенең гаебе зур булуын яхшы аңлый иде ул. Әнисез кем соң ул? Бөтен гомерен балаларына багышлаган әти-әнисен җәфаларга аның ни хакы бар?! Әнисенә операция таләп ителә, ә ул бушка ясалмый. Бәясе шактый кыйммәт. Ирек укудан бушаган арада эретеп ябыштыру эшләре белән шөгыльләнә, кирәк кешеләргә бик теләп ярдәм итә башлады. 

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 6 март санында укыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев