Ачуыңа хуҗа булмасаң...
Кеше күңелендә нәрсә барын кайвакыт аңлап та булмый. Йөгәнләп булмаслык ачу-нәфрәт юньлегә илтми.
Алар бер-берсен башта ук өнәп бетермәделәр. Капма-каршы магнит кыры кебек, очрашу вакытында икесе дә куырыла төшеп, ике арада аңлатып булмаслык нәфрәт барлыкка килә иде... Җәйнең җылы кичендә Суфиян белән Айбулат кибет янында очрашты. Сүз ара сүз китеп, ике авылдаш мәктәп елларын искә төшерде. Бер парта артында утырган ике шук малайның дәресләр тәмамлануга талашып-сугышып китмәгән чаклары бик сирәк иде. Аларның охшаш яклары бик күп – икесе дә лидер, икесендә дә “мин-минлек” көчле, икесенең дә әтиләре фаҗигале төстә вафат булган. Җитмәсә, икесе дә сыйныфтагы иң чибәр кыз – Айсылуга гашыйк. Уку алдынгысының гына бу ташбашларда бернинди гаме юк. Укытучылары да ике малайны аерым утыртуны кирәк тапмады. Тарткалаша-тарткалаша, тәки бер парта артында 11 сыйныфны тәмамлады егетләр. Хәтта чыгарылыш кичәсендә дә бераз кызмача Айбулат Суфиянга “чәнечкеле” сүзләрен жәлләмәде:
– Айсылу барыбер минеке булачак. Синең кебек җирәнгә ул нигә карасын?!
Еллар үтте. Суфиян, ничек итсә итте, югары белем алды, үз эшен ачты. Акча мулдан булган егеткә кызлар үзләре “асылына” иде. Тик беренче мәхәббәт онытыламыни?! Суфиян Айсылуны эзләп тапты. Кыз каушап, шул ук вакытта аптырап калды. Мәктәп чорындагы сугыш чукмарыннан җилләр искән! Каршысында затлы кәчтүм-чалбардан ыспай егет басып тора. Елык-елык килеп торган машинаның күн кәнәфиләренә утырганда Айсылу күптән көткән ярның янәшәдә генә булуын аңлады. Шаулап-гөрләп туйлар узды, тату гаиләдә бер-бер артлы ул һәм кыз аваз салды. Дөнья шулкадәр матур, тыныч һәм ямьле иде! Айсылу белән Суфиянга бу татлы әкиятнең азагы булмас кебек тоелды. Җәйге ялларны туры китереп, Суфияннар авылга кузгалды. Исәпләре – мәтрүшкәле чәйләр эчеп, каен себеркесе белән мунча керү, сәндерәдә хуш исле печән өстендә ял итү, хәл җыю иде. Кызларының курчакларын, кечкенә улларының аш өстәлен машинага салып, гаилә юлга кузгалды.
... Яңа пешкән ипи белән сөт алырга дип, авыл кибетенә юл тоткан Суфиянның каршысына Айбулат килеп чыкты. Төгәл 9 елдан соң очрашты алар. Суфиян – тормышта үз урынын тапкан ир, гаилә башлыгы мәктәп чорындагы аңлашылмаучанлыкларны әллә кайчан оныткан иде.
– Исәнме, яшьти...Ни хәл? Ниләр җимереп ятасың? – диде ул. Айбулатның гына хәтер сандыгы төпсез икән! Усаллык, сыйныфташына нәфрәт хисләре яңадан кабынды бугай. Укырга керә алмаган, төпле эше булмаган Айбулат тормышта үз урыннарын тапкан, дөньялар җитеш кешеләрдән көнләшә иде. Шулай да нидер көтеп, нәрсәгәдер өметләнеп яшәде. Һәм менә ул көн килеп җитте кебек! Кунакка мәҗбүри диярлек, Суфиянга ияреп килде Айбулат. Беренче мәхәббәте Айсылуның Суфиянныкы булуы акылын бөтенләй томалады кебек. Айбулат, үз-үзен белештермичә, йодрыгы белән ике мәртәбә Суфиянның башына сукты. Нәтиҗәдә Суфиян, күкрәк читлеге белән улының урындыгына бәрелде, егылып аңын югалтты. Нәрсә эшләгәнен аңлап өлгергән Айбулат тиз арада ашыгыч ярдәм чакыртты. Кабыргалары сынган, күз төбе күгәреп, күзенә кан сауган ирне хастаханәгә озаттылар. Талагы өзелгән, эчәгеләренә кан сауган ир өч сәгатьтән соң хастаханәдә җан бирде...
... Суд залы. Күзләре идәнгә текәлгән, үзенә төбәлгән карашлардан җанын кая куярга белмәгән Айбулатка минутлар сәгатькә тиң иде. Ачуны иярли белмәсәң, шулай була икән! Эх, үкенә дә соң!.. Тик соң, соң!..
– Айбулат Габидуллин үз гаебен тулысынча таныды. Җинаять кылуы турында эчке эшләр органнарына үзе мөрәҗәгать итүен исәпкә алып, суд аңа җәзаны шартлы рәвештә бирергә кирәк дип тапты. РФ җинаятьләр кодексының 109 маддәсе беренче бүлеге нигезендә җәзаны 10 ай вакыт белән төзәтү эшләре рәвешендә билгеләргә. Әлеге вакыт эчендә хезмәт хакының 20 процентын дәүләт файдасына тотып барырга...
Айбулат бу җәза белән үзе дә килешмәде төсле. Аның йөзендә канәгатьлек сизелмәде, иркен сулавы күренмәде. Хөкемдарның авыр чүкече өстәлгә түгел, Айсылуның җанына төште кебек. Исемнәр үзгәртеп бирелде.
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев