Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зәйдә "Тәртип" радиосы эшли башлады

Зәйдә "Тәртип" радиосында җирле яңалыклар, мәдәни юнәлештәге программалар, музыкаль котлаулар яңгыраячак.

Зәйдә "Зәй 88,0 FM" радиоканалының челтәр партнеры булган «Тәртип» радиосы тапшыруын башлады.
"Тәртип" - татар милли мәдәниятенең чын кыйммәтләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән уникаль контент булган радио. Аның төп бурычларының берсе-үткән һәм бүгенге арасындагы элемтәләрне саклап калу. Эфирда тәүлек буе ретро-җырлар, классик әсәрләр, шулай ук сыйфатлы заманча музыка яңгырый. "Тәртип" радиосы үз тапшыруларында әхлак, тәрбия, рухи кыйммәтләрне алга сөрә. Мәдәният, сәнгать, тарих, татар халкының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге - программаларның асылын тәшкил итүче мөһим темалар!
Зәйдә "Тәртип" радиосында җирле яңалыклар, мәдәни юнәлештәге программалар, музыкаль котлаулар яңгыраячак.
Зәй шәһәре һәм районы яңалыкларын 88.0 FM ешлыгында татар музыкасының хакыйкать белән хозурланырга, мәгърифәтчелек программаларын, шәһәр һәм район яңалыкларын тыңларга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев