Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зөлфәт исеме мәңгеләштерелде

Исән булса, быел шагыйрь Зөлфәткә 75 яшь тулган булыр иде.

24 май көнне Казанда якта­шыбыз Дөлфәт Маликовны искә алу чаралары үтте. Яңа Сәет авылында туып-үскән гап-гади авыл малаеннан татарның мәшһүр шагыйре булып җитлеккән Зөлфәтне искә алу, аның чиксез талан­тын, иҗатының бөеклеген раслаучы, татар әдәбиятында ул биләгән урынны күрсәткән чаралар иде бу. Аларда Мөслим районы делегациясе дә катнашты.

Чараларда Зөлфәткә бәйле Мөслим районы, шагыйрьнең Яңа Сәет авылы турында сүзләре, фикерләре бик күп яңгырады. Зөлфәтнең шундый сүзләре бар: “...Туган төбәгенең бөекләр исеменә кагылышлы булуы hәркемнең дә күңеленә хуш килә. Гәрчә узып кына киткән булса да. “Бу юлдан ул узган!” дип горурланабыз. Бу hәркайда шулай...” Безнең дә Зөлфәт исе­ме күңелебезгә хуш килә, аның белән горурланып яшибез. Мөслимдәге бер урам Зөлфәт исемен йөртә, аның портре­ты Г.Тукай исемендәге скверны бизи. Әле исән чагында, район­да Зөлфәт катнашында күп чара­лар оештырылды. Яңа Сәет авы­лында ул яшәгән йортның дива­рына истәлек тактасы урнашты­рылган. Киләчәктә шагыйрьнең музей йортын ачу тәкъдимнәре дә булды (Аллаh насыйп итсен!).

Казанның Татарстан ура­мындагы 7 санлы йорт дива­рында бу көнне якташыбызның мәгърур кыяфәтле барельеф портреты белән “Бу йортта 1981-2000 елларда мәшhүр та­тар шагыйре Зөлфәт (Дөлфәт Госман улы Маликов) яшәде” дип язылган элмә такта урын алды. Тактаны ачу тантана­сында күңелне кабат горурлык хисләре биләде. Татарның та­нылган ул-кызлары Шәүкәт Бик­тимеров, Хәйдәр Бигичев, Рөстәм Яхин, Вәфирә Гыйззәтуллина истәлегенә куелган элмә такта­лар янәшәсендә безнең Зөлфәт, бөтен татарның Зөлфәте исе­ме дә мәңгеләштерелде! Чара­да катнашучыларның Зөлфәт иҗатына, хезмәт юлына бәя би­реп, истәлекләр белән уртаклаш­кан чыгышларын тыңлаганда шундый талант иясенең нәкъ менә Мөслимнән булуы ни­чек горурландырмасын?! Әле бит чыгыш ясаучылар кай­тып-кайтып Мөслимне телгә алалар! Зөлфәтнең Үрәзмәт мәктәбендәге татар теле hәм әдәбияты укытучысы, халык шагыйре Рәдиф Гаташка сүз биргәндә ТР Дәүләт Советы де­путаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла “Хәзер сүзне шагыйрьнең остазына бирәбез”, дигәч, ул:

– Юк, мин аның остазы түгел, ул минем остазым булды!

Якташыбызга нинди матур бәя!

ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Республикасы Прези­денты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды баш­карма директоры Нурия Ха­шимова, халык шагыйре Разил Вәлиев, халык язучысы Фоат Са­дриев, “Безнең мирас” журна­лы редакторы, шагыйрь Ләбиб Лерон, язучы Фәтхулла Абдул­лин, шагыйрә Лилия Садри­ева, Россиянең атказанган ар­тисты Әзһәр Шакиров, Мөслим районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Марина Бәдретдинова чыгышларында Зөлфәт шагыйрь һәм күпкырлы шәхес буларак искә алынды, аның иҗатына югары бәя бирел­де. Чыгыш ясаучылар аның ил язмышы, тел язмышы өчен янып яшәвен билгеләп үттеләр. Чара­да катнашучыларга, аны оеш­тыручыларга Зөлфәтнең хаты­ны Фирая ханым һәм балала­ры исеменнән рәхмәт белдереп чыгыш ясаган кызы Кадрия дә әтиләрен зурлап, хөрмәт белән искә алды. Бу чараны оештыру­га туганнарының һәркайсының зур өлеш кертүен белдерде.

Зөлфәтнең шигырьләре ту­рында мондый фикерләре бар: “Шигырь – назлы бишек тә, яу кырында ат сыртына салын­ган ияр дә. Шигырь язу өчен күңелнең мөлдерәп тулып, соңгы тамчысының ташуы кирәк... Шигырь – язмыш... Һәр асыл шигырьнең үз тарихы бар. Һәр шигырьнең асылы – ихлас­лылык. Дөрес аваз. Дөрес моң”. Шушы юлларны, Зөлфәтнең шигырьләрен укыган hәркем аның иҗатын, кичерешләрен, нәрсә әйтергә теләгәнен җиңел аңлар, минемчә.

Г.Камал исемендәге та­тар дәүләт академия драма те­атры сәхнәсендә барган чара­ны ничек тасвирларга да бел­мим. Әлеге чарада Зөлфәтне без үз арабызда итеп хис иттек. Зөлфәт зал тутырып килгән та­машачылары, милләттәшләре, туганнары, гаиләсе белән кичә буе сөйләште, шигырьләрен укы­ды, фикерләрен җиткерде. Камал театры артистлары Зөлфәтнең шигырьләрен, истәлекләрен укыдылар, вакыйгасына туры китереп, автобиографиясеннән өзекләр сөйләделәр. Оркес­трга кушылып җырлаган Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров Зөлфәт сүзләре белән тамашачыларны Бүләр бо­лыннарына, Сәет урманнарына алып кайтты. Күренекле артист­ларыбыз башкарган hәр җыр Зөлфәт иҗатының тирәнлеген раслады, сүзләренә карап, языл­ган көйнең дә гади генә була ал­мавын, башкаручының да киң диапозонлы җырчы булырга ти­ешлеген раслады. Гомумән, сце­нарий шулкадәр уйлап төзелгән: шагыйрьнең газиз Ватаны, милләте, аның әдәбияты hәм ту­ган теле өчен җанын фида кы­лып яшәвен күңел түренә үтеп керерлек итеп күрсәтте. Кичә ахырында тамашачыларның басып алкышлавы шуңа дәлил булды.

Күренекле шагыйрь Наҗар Нәҗми Зөлфәтнең “Ике урман арасы” исемле китабы хакын­да язган мәкаләсендә: “Син, минемчә, Ходай рәхмәте белән дөньяга килгән бик тә серле ша­гыйрь, ул серне, гомер hәм иҗат серен киләчәктә ачучылар табы­лыр әле, дип уйлыйм,” – дигән. Шагыйрьне зурлап искә алу аның иҗатына игътибарның киләчәктә дә кимемәячәге, Зөлфәтнең иҗаты турында фәнни хезмәтләрнең, аңа ба­гышланган китапларның дөнья күрәчәге бәхәссез. Казанда үткән чаралар шуны күрсәтте.

Тел ачылгач, үз телеңдә

әйтә алсаң “Әни!” дип,

Тел ачылгач, үз телеңдә

әйтә алсаң “Әти!” дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

Туган телең әле бу булмас.

Соң минутта әйтә алсаң “Әни!” дип,

Соң минутта әйтә алсаң “Әти!” дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылыр –

Туган телең әнә шул булыр!

Якташыбыз Зөлфәт шигырьләре белән генә түгел, бөтен яшәү рәвеше белән милләтебезгә хезмәт итте. Без дә әманәткә хыянәт итми яшәсәк иде.

Рушат Солтанов, район иҗтимагый совет рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев