Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зөлфиядән – мич коймагы

Коймакны һәркем яратадыр. Мич койма¬гы аеруча тәмле. Ләкин хәзер кемнең генә өендә мич бар икән?! Бу очракта мич коймагын духовкада пешерергә була. Райондашыбыз Зөлфия Фатыйховадан мич коймагы рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиент­лар: ярты литр сөт, ике аш кашыгы майонез, ике чәй калагы өеп шикәр комы, ярты чәй кала­гыннан күбрәк тоз, бик аз гына сыек май, өч йомыр­ка, бер чәй калагы коры чүпрә, кирәгенчә он. Әзерләү тәртибе. Чүпрәне әчетеп алабыз. Сөткә йо­мырка, тоз, шикәр комы, майонез, сыек май, әчетелгән чүпрә, он са­лып, коймак камыры ясыйбыз. Камыр сыек булмый, бераз гына куе­рак була. Өстен каплап, камырны кабартырга ку­ябыз. Ул ике сәгать чама­сы кабара. Беренче кой­макларны кызган май­лы табага салып, духов­кага пешерергә куябыз. Духовканың грилендә коймак бик тиз пешә. Ду­ховкада гриль булмаса, коймакны башта өстә пе­шереп, аннан духовкага куеп алырга була. Духов­кадан алгач, коймаклар­ны майлыйбыз. Каз мае белән майланган коймак аеруча тәмле була. Ике табада аралаштырып пешерсәң, тизрәк була.

Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев