Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзәк урам матурлана

Пушкин урамында келәмле газон җәелә. Ул 10 мең квадрат метр мәйдан биләячәк.

Узган ел дистәдән артык урамда асфальт җәелеп, юл ремонты башкарылды. Быел тагын җиде урамга асфальт түшәлде, брусчатка җәелде, тротуарлар ясалды, яшелләндерү эшләре башкарылды.
“Мөслим Бауманы” дип йөртелгән Пушкин урамында бу көннәрдә аеруча җанлылык күзәтелә. Район мәктәпләре, оешма-предприятие коллективлары узган атнада рулонлы газон җәйде.
– Биш ел элек Пушкин урамына үлән чәчеп, газонны орлыктан үстергән булсак, быел рулонлы газон кайтарттык. Пермь шәһәреннән кайтартылган келәмле газонның 3 мең квадрат метры – үзәк урамга, 5 мең квадрат метры – Сабантуй мәйданына, тагын икесе – Сабантуй мәйданының керү өлешләренә түшәләчәк. Рулонлы газонны су сибеп, тәрбияләп тору күпкә уңайлырак. Шунысы куандыра, халык матурлыкны күрергә, яшеллеккә күмелгән җирлегебезне сакларга өйрәнә башлады, – ди район башлыгы Рамил Муллин.
Мөслимлеләрнең рулонлы газон җәю буенча тәҗрибәләре бар. Узган ел Ык елгасыннан җибәрелгән канал ярында һәм “Кояшлы Ык” ял зонасының Мәхәббәт утравында келәмле газон түшәлгән иде.
– Юкка гына “Киемеңә карап каршы алалар” димиләр. Кунаклар да, райондашларыбыз да күбрәк үзәктән – Пушкин урамыннан йөри. Бала арбасы тартып йөргән әниләр дә, гашыйк парлар да шушы урамда истәлеккә фотога төшә. Биш ел элек орлыктан үстерелгән газон инде сирәкләнгән, чүп үләне дә баскан иде. Яңа форматтагы газон түшәлү – бик отышлы вариант, – ди “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесенең теплица хуҗалыгы җитәкчесе Рүзилә Байрханова.
Теплица хезмәткәрләре шушы көннәрдә Сабантуй мәйданына илтүче юлда да кәрзин белән чәчәкләр утыртачаклар. Чәчәк конструкцияләре үзгә формада булып, тирә-юнен вак куаклар бизәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев