Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзәк сайлау комиссиясе Конституциягә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү тәртибен раслады

Үзәк сайлау комиссиясе Конституциягә төзәтмәләр буенча дистанцион электрон тавыш бирү тәртибен нигез итеп алды. 

Россия Үзәк сайлау комиссиясе Конституциягә төзәтмә турында закон буенча гомумроссия тавыш бирүнең яңа тәртибен раслады, дип хәбәр итә ТАСС.
Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова хәбәр иткәнчә, гражданнарның сәламәтлеген саклау буенча сайлау комиссияләре өчен Роспотребнадзор белән берлектә тәкъдимнәр эшләнгән. Яклау һәм профилактика чаралары исемлегенә участокка керү алдыннан температураны үлчәү, бер тапкыр кулланыла торган битлек һәм перчаткалар, санитайзерлар, бер тапкыр кулланыла торган ручкалар, социаль дистанция билгеләре керә. 
Участокта тавыш бирүчеләр саны сәгатенә 8-12 кеше булырга тиеш түгел дип планлаштырыла.
Үзәк сайлау комиссиясе катнашучылар өчен өстәмә мөмкинлекләр каралган: төп көнгә кадәр тавыш бирү (25-30 июнь), махсус бинадан тыш (шул исәптән йорт яны территорияләрендә) тавыш бирү, өйдә контактсыз тавыш бирү, кайбер төбәкләр өчен дистанцион электрон тавыш бирү һәм «мобиль сайлаучы» механизмы ярдәмендә урнашу урыны буенча тавыш бирү. Почта буенча тавыш бирү кулланылмаячак.
КФҮ, территориаль сайлау комиссияләре һәм дәүләт хезмәтләре Порталы аша тавыш бирүгә гаризалар 5 июньнән 21 июньгә кадәр, 16 июньнән 21 июньгә кадәр участок сайлау комиссияләре аша биреләчәк. 
Шулай ук Үзәк сайлау комиссиясе Конституциягә төзәтмәләр буенча дистанцион электрон тавыш бирү тәртибен нигез итеп алды. 
Конституциягә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү 1 июльдә узачак.
Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/politics/03-06-2020/tsik-utverdil-poryadok-obscherossiyskogo-golosovaniya-po-popravkam-k-konstitutsii-5747268

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев