Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзизоляциядә ни эшлисез?

Үзизоляциядә ни эшлисез?

Фоат Садриев, 
Мөслим: 

– Без,чыннан да, изоляциядә: беркая чыкканыбыз юк. Дөрес, азык-төлеккә якындагы кибеткә барып киләбез. Әле менә аптекага барасы бар. Бакчадагы эшләрне башкарабыз, телевизор карыйбыз. Газеталар килә, аларны укыйбыз. Сез дә эшлисез икән. 
Ашыга-ашыга каядыр барасы юк. Үз вакытыбыз белән торабыз, үз вакы¬тыбыз белән ятабыз, дигәндәй. Ләкин тормыш тизрәк үз эзенә кайтсын иде, дөньяларыбыз тыныч-имин булсын иде. 
Алсу Шакирова, 
Үрәзмәт: 

– Медицина хезмәткәре буларак, авылыбызның социаль төркемендәге битенә изоляция таләпләрен аңлатып яздым. Эшем буенча яисә кирәк-яракка кибеткә барганда очраучыларга да аңлатам. Авырып китүчеләр чакырса, барып тиешле ярдәмне күрсәтәм. Балаларның әти-әниләренә дә киңәшләремне җиткердем. Һава суларга ишегалдына гына чыгарга, урамда йөрмәскә дип әйтелде. 
Авылдашларым үз-үзләрен саклый, таләпләрне үти, дип беләм. Чыннан да, авыл урамында балалар да күренми, зурлар да элеккегедән сирәк йөри. Машиналарында эшкә баручы-кайтучыларның да маска кигәннәре күренеп тора. 
Резеда Шамс, 
Әмәкәй: 

– Мәктәп балаларын компьютер аша укытуга күчтек. Мин үзем 5, 7, 9 сыйныф¬ларда татар теле һәм әдәбияты укытам. Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укытучысы Гөлназ Җәлилова бу¬лышлыгы белән предметның платфор¬масы булдырылды. Шуның ярдәмендә эшлибез. Түбәнрәк сыйныф укучылары белән кәрәзле телефоннан ватсап аша эшлибез. Гаиләдә укучы бала күп булса, авыргарак туры килә, әлбәттә. Безнең гаиләдә, мәсәлән, мәктәп укучылары өчәү: игезәкләр беренче сыйныфта укый, уртанчы улыбызның быел имтихан елы, ул – тугызынчыда. Олы улыбыз да бу көннәрдә өйдә. Ул игезәкләргә мәктәптән бирелгән өй эшләрен эшләргә булыша, темалар да аңлатырга туры килә. Ә мин үз укучыларыма дәрес бирәм. Ярый әле өйдә компьютерыбыз икәү. Әтиебез дә көне буе эштә. 
Ясминә Гәрафова, 
Мөслим: 

– Дүшәмбе көнне мөслимлеләр изоляциядә утырды дип әйтерлек түгел иде. Иртәннән үк урамда машиналар да, кешеләр дә күп очрады. Бу ташкын көндез дә кимемәде. Кирәк-кирәкмәсе дә, рөхсәте булганы да, булмаганы да урамда йөрде бугай ул көнне. Берәүдән хәтта “Изоляция режимы бетте бит” дигән сүзләр дә ишетергә туры килде. Югыйсә дүшәмбегә булган рәсми мәгълүматларда республикада бу яманны йоктыручылар саны артканы әйтелгән иде. Кайбер оешмалар, кибетләр дә ишекләрен ачкан, дип ишеттем. Ә бит үз-үзеңне куелган чикләрдә тотуны туктату турында әле бернинди сүз дә булмады кебек. 

 

Сораштыруны Мөнирә Арсланова үткәрде.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев