Зирәк җитәкче
Миңа күп еллар Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә эшләргә туры килде. Ул мелиорация министры вакытта мин алты ел Иске Карамалы авылындагы ПМК-13тә җитәкче булдым. Ул еллар мелиора- ция системасының текә күтәрелгән еллары булды.
Минтимер Шәриповичның оештыру сәләте мелиорация системасын Татарстанда берничә баскычка күтәрде. Төзелеш өчен кирәкле сугару техникасын ясаучы заводлар, торба җитештерү цехлары, тимер-бетон эшләнмәләре җитештерү заводлары төзелде. Һәр районда мелиорация системаларын төзүче күчмә колонналар барлыкка килде, алар көчле заманча техника белән тәэмин ителде. Авыл тормышын тирәннән аңлаган җитәкче буларак, Минтимер Шәймиев үзе үткәргән һәрбер киңәшмәдә авыллардагы хәлләр белән кызыксынды, колхозларда, районда баручы эшләрдә булышуны тәләп итте.
Ил өчен бик авыр булган 90нчы елларда Минтимер Шәрипович Татарстан Республикасы Президенты булды. Мин җиде ел аның җитәкчелегендә Мөслим районы хакимияте башлыгы булып эшләдем. СССР таркалды, Россиядә вәзгыять тотрыклы түгел иде. Икътисадый бәйләнешләр чуалып бетте, хезмәт хакы түләп булмый башлады. Өлкән буын кешеләренә пенсия дә зур тоткарлыклар белән түләнде. Шушы чорда зирәк акыллы Минтимер Шәрипович булмаса, Татарстан бүгенге дәрәҗәсенә күтәрелә алмас иде. Бөтен Россиядә таркаулык хөкем сөргән чорда ул федераль үзәк белән вәкаләтләрне үзара бүлешү турында шартнамә төзүгә иреште. Союзкүләм, Россиякүләм завод-фабрикаларның яшәешен үз өстенә алып, аларны таркалудан саклап калды. Бу аның зур җиңүе, шул ук вакытта өстенә зур җаваплылык алу да булды. Минтимер Шәрипович җитәкчелегендә тормышка ашырылган авылларны газлаштыру, шәһәрләрдә тузган торакны бетерү, халыкны чиста су белән тэмин итү, социаль-мәдәни объектларны төзү программалары барысы да халык өчен эшләнде. Мөслим районы мисалында карасак, 2001 ел башына райондагы йортларның 99 процентына газ керттек. Барлык социаль-мәдәни объектларны газ белән җылытуга күчерә алдык. Россия буенча газлаштыру дәрәҗәсе бүгенге көндә дә 72 процент кына булуын исәпкә алсак, Татарстан халкы өчен ул елларда нинди зур социаль мәсьәлә хәл ителгәнлеген күз алдына китерү кыен булмас.
Район җитәкчесе булып эшләгән чорда миңа бик күп тапкыр район мәнфәгатьләрендә Минтимер Шәриповичка мөрәҗәгать итәргә туры килде. Ул бик игътибарлы булды, урынлы мөрәҗәгатьләрне уңай хәл итте. Гомумән алганда, Мөслимдәге һәрбер зур төзелеш Минтимер Шәрипович ярдәме белән башкарылды. Ул мелиорация министры булып эшләгән чорда районда буалар, сугарулы участоклар төзелде. Министрлар Советы рәисе булганда район мәдәният йорты, район шифаханәсе, икенче урта мәктәп төзелде.
Минтимер Шарипович Мөслимне бик ярата. Очрашканда үзе белән бергә эшләгән кешеләр турында сораштыра. Мөслим һәм аның кешеләре беренче Президентыбыз күңелендә якты истәлекләр калдырган.
1998 елда Минтимер Шәймиевне Мөслим Сабантуена чакырдык. Минтимер Шәрипович Сабантуй мәйданында бик күп танышлары белән күреште. Бәйрәмнән соң тормыш иптәше Сәкинә ханым белән яшь чакта йөргән Мөслим урамнарын урап, үзләре яшәгән йортта булып, истәлекләре белән уртаклашты. РТСта эшләгәндә катлаулы фрезерлы станокта бергәләп беренче шестерняны кырган Галиәскәр абый Вәлитов, Казаннан кайтучы яшь гаиләне Яр Чаллы пристанендә каршы алып, мотоцикл белән Пучы аша Мөслимгә алып кайткан Дофак Фәттахов белән очрашу да Минтимер Шәймиевнең күңелендә матур истәлекләрне яңартты.
Рөстәм Шәрипов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев