Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зираттан... металл урлыйлар!

Металлолом җыяр урын беткәч, зиратка күчтеләр!

Быел май бәйрәмнәрендә ун көн ял булды. 2 май көнне көпә-көндез зиратны әйләндереп бетерү өчен әзерләнгән тимер рәшәткәләрне, чардуган рәшәткәләрен, баганаларны алып киткәннәр! 3-4 майда участковыйга хәбәр итеп тә, килеп караучы булмады.

5 май көнне җирле үзидарәгә язмача гариза керттем. Алар тарафыннан да реакция булмады. Район башлыгы Рамил Муллинга хат язып салдым. 19 май көнне район прокуратурасыннан, полиция идарәсеннән җәмгысе алты кеше килде. Җирлек башлыгы белән бергә зиратка барып, баганалар, рәшәткәләр яткан урыннарны фотога төшереп, актлар тутырып, кул куйдыртып киттеләр. Полиция идарәсеннән килгән хатта: “Тикшерү дәвам итә, яңадан хәбәр бирербез”,– дип язылган иде. Төгәл ике ай үтте, бернинди хәбәр юк. Җирлек башлыгыннан зираттан урланган материаллар турында сораган идем: “Ул безгә карамый”, – диде. Материалы да, акчасы да юк!

Зират, аның эчендәге әсбаплар җирле үзидарә балансында торырга тиештер бит? Зиратлар өчен кем җаваплы? Аларның торышын караучы берәр комиссия (контроль) бармы? Районда хокук саклау органнары тарафыннан мондый төр җинаять өчен җаваплылыкка тартылган кешеләр бармы? Дин белгечләре, район җитәкчелеге, полиция һәм хокук саклау органнарының җавабын ишетәсе килә.

Зиратыбыз – чүп өстендә! Авылда тәртип бетте. Урлар әйбер калмагач, зиратка чират җитте! Бу бернинди этикага да сыймый! Элек дәүләт контроле дигән оешма бар иде. Бөтен сораулар, бөтен мөрәҗәгатьләр күз алдында булды. Районда шундый берәр бүлек ачсалар, шунда мөрәҗәгать итәр идек. Алар чарасын күрер иде!

Зариф Гарифуллин.

Тат. Шуран.

Зариф Гарифуллинның мөрәҗәгатен Мөслим районының аксакаллар шурасы рәисе Расих хәзрәт Каюмовка җиткердек. Расих хәзрәт:

– Зиратлар мөхтәсибәт карамагында түгел, авыл җирлеге советы җаваплылыгында. Җирлек башлыклары мәңгелек йортларыбызны күптәннән “җирлек милке” дип рәсмиләштерде. Әмма кабер казу өчен акча сораган авыл җирлекләрен хупламыйм. Тимер рәшәткәләргә килгәндә, еллар узган саен рәшәткәләр дә таушала, ныклыгы бетә. Яңа чардуган куйганда, искесен зираттан алып чыкмыйча, шунда гына сөяп калдыручылар да күп. Бу очракта корыч рәшәткә-чардуганнарны сатып, әлеге акчаны авыл зиратларын карау өчен тотарга була. Зиратны әйләндереп алу өчен әзерләнгән коймаларны, баганаларны рөхсәтсез алу караклык дип атала. Авыл зиратларының торышын республика һәм район мөхтәсибәтләре, составында район Башкарма комитеты, ветераннар советы әгъзалары булган махсус комиссия тикшерә. Быел ул август аенда узачак. Зиратларның чисталыгы һәм төзеклеге өчен авыл җирлеге советы һәм җирлек халкы җавап бирә.

Район эчке эшләр бүлеге штабының өлкән инспекторы Эльза Вахитовадан да җавап алдык:

– Райондашыбыз Зариф Гарифуллиннан район эчке эшләр бүлегенә гариза керде. Әлеге гариза буенча эш кузгатылды. Тикшерү барышында Тат.Шуран авылы зиратында караклык кылынмаганлыгы ачыкланды. Зират өчен җаваплы кеше, кирәк булмаган тимер-томырны металл җыю пунктына тапшырган һәм шуннан кергән акча средстволарына зиратның инвентарьләр сакланучы вагон түбәсен ябу өчен тотарга тиеш булган. Әлеге эшне өченче затлар башкару сәбәпле, кирәксез материаллар белән бергә зират коймасын әйләндерү өчен дигәннәре дә машинага төяп озатылган. Бу очракта җинаять составы булмау сәбәпле эш ябылды.

Динар Минһаҗев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев