Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зилә Вәлиева: РФ Конституциясенә социаль төзәтмәләр гаиләләр иминлегенә йогынты ясаячак

"Барлык статьялар да, шартлы рәвештә, социаль төзәтмәләр пакеты, алар барысы диярлек гаиләне саклап калу өчен эшли", - дип билгеләп үтте ул. 

РФ Конституциясенә социаль юнәлешле төзәтмәләр гаилә үсешенә уңай йогынты ясаячак һәм илдә гаилә тәрбиясе өстенлеген ныгытачак. Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева әнә шундый фикер белдерде.
"Барлык статьялар да, шартлы рәвештә, социаль төзәтмәләр пакеты, алар барысы диярлек гаиләне саклап калу өчен эшли", - дип билгеләп үтте ул. 
РФ Конституциясенә төзәтмә илдә гаилә тәрбиясе өстенлеген ныгытачак. Дәүләт ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга ярдәм итәчәк.
Ул билгеләп үткәнчә, бер яктан, сүз дәүләт учреждениеләре челтәре турында бара, әмма шул ук вакытта илдә уллыкка алу тәҗрибәсе дә зур таралыш алган.
ТР Иҗтимагый палатасы рәисе төзәтмәләр гражданнарның гомуми иминлегенә һәм җаваплылыгына эшләячәк, дип саный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев