Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зилә Вәлиева коммерцияле булмаган оешмалар турындагы төзәтмә нәрсә белән мөһим булуын аңлатты

«Соңгы елларда күп санлы гражданлык җәмгыяте институтлары үзләренең өлгергәнлеген күрсәтте", — дип саный Вәлиева.

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева Конституциягә коммерцияле булмаган оешмаларның роле турындагы төзәтмә ни өчен мөһим булуын аңлатты.

«Соңгы елларда күп санлы гражданлык җәмгыяте институтлары үзләренең өлгергәнлеген күрсәтте", — дип саный Вәлиева.

Россиялеләр коронавирус эпидемиясе башланганнан бирле коммерциячел булмаган оешмалар һәм иреклеләр ярдәмен аеруча тойдылар. Бу вакытта Россиядә «Ярдәм янәшә! Без бергә» акциясе кысаларында волонтерлар риск төркеменә кешеләргә азык-төлек һәм дарулар сатып алдылар һәм алып килделәр.

ТР Иҗтимагый палатасы рәисе билгеләп үткәнчә, коммерциячел булмаган оешмалар үзләре катлаулы икътисадый ситуациядә булып чыктылар, әмма алар башка кешеләргә ярдәм итүләрен дәвам итәләр

Республикада “Ярдәм янәшә" хәрәкәте булдырылды. Ирекле ярдәмчеләр мохтаҗларга 55 меңгә якын азык-төлек җыелмасын китергән. Ураза бәйрәме алдыннан республикада волонтерлар бушлай өйләренә ифтар-җыелмалар алып килделәр.

 «Бу-коммерциячел булмаган оешмалар эшендә башка кешеләргә ярдәм күрсәтү беренче планга куела. Һәрвакыт ярдәм итәргә кирәк булган кешеләр бар. Алар мондый мобиль көч булуын күрсәткәнлектән, алар лаеклы урын алырга һәм эшләүләрен дәвам итәргә тиеш", - дип белдерде ТР Иҗтимагый палатасы рәисе.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/politics/17-06-2020/zilya-valeeva-ob-yasnila-chem-vazhna-popravka-k-konstitutsii-o-roli-nko-5746298

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев