Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Журналистларга М12дә нинди эшләр алып барылуы турында сөйләделәр

ТР Транспорт министрлыгы Лаеш районына булачак Мәскәү-Казан автомагистрале урынына пресс-тур оештырды.

Татарстан территориясендә М12 Мәскәү — Казан тиз йөрешле трассасы буенча төзелеш эшләре әле алып барылмый. Әлегә инженер-геологик эзләнүләр генә үткәрелә. Бу хакта «Юллар һәм күперләр» подрядчы оешмасының җаваплы вәкиле, автомобиль юлының сигезенче этабы проекты җитәкчесе Виталий Агабеков белдерде.
«Бүгенге көндә бернинди төзелеш тә алып барылмый. Хәзерге вакытта инженер-геологик эзләнүләр, кышкы чорда грунтларның табигый сынаулары буенча эшләр бара", - дип сөйләде Агабеков.
Аның сүзләренә караганда, ачык суда тулы куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен, тәүлек буе сак һәм коткаручылар белән постлар урнаштыру планлаштырыла. 
Агабеков билгеләп үткәнчә, мәйданчыкта грунт пробалары алган геологлар эшли, моның өчен скважиналар бораулый. "Күпер свайларының кайсы грунтка таянуын аңлау өчен, барлык исәп-хисап эшләрен башкарырга кирәк", - дип аңлатты ул. 
Мәйданчыкта эзләнү эшләрен киләсе елның март аена кадәр үткәрергә планлаштыралар. Проектка экспертиза үткәргәннән соң, эшчеләр күпернең беренче свайларын куя алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев